МӘГАРИФ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Биектау районы мәктәпләрендә «Балаларга юнәлеш бирү» буенча директор киңәшчесе вазифасы булдырылды
Районның 15 мәктәбендә «Балаларга юнәлеш бирү» буенча директор киңәшчеләре үз эшләрен башлап җибәрде.
-
Мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештырыла
2023 елның 21 августында 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр балаларны мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә, мәктәпләргә (1 – 10 сыйныфка), махсус урта белем бирү һәм югары уку йортларына урныштыру мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә оештырыла.
-
Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче - 2023» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау туры булып узды
«Иң милли тәрбияче — 2023» исемен Саба районы Иләбәр «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячесе Вахитова Энҗе Гаптелбәр кызы яулады.
-
Биектау районының 9 һәм 11 сыйныф укучылары «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» төбәк акциясендә катнаштылар
Акциянең төп максаты 9 һәм 11 сыйныф укучыларын ТДИ һәм БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга үз көчләрен сынап карарга, укытучылар белән бергә контроль-үлчәү материалларының күрсәтмә версиясен эшләгәндә алынган нәтиҗәләрне анализлаудан гыйбарәт.
-
Рәсимә Нәбиевна үзенең тәҗрибәле укытучы булуын тагын бер кат раслады
8 февральдә үземә белем һәм тәрбия биргән Мүлмә мәктәбендә кунак булырга туры килде миңа.Бәйрәме дә нинди бит! Иң самими, иң ихлас бәйрәмнәрнең берсе – Әлифба бәйрәме! Беренче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары Рәсимә Нәби кызы тарафыннан бу бәйрәмгә чакыру алгач бик шатландым.Авылыма ашкынып кайттым.
-
Тынгысыз йөрәкле укытучы
Табигатьтә кыш. Кояш инде күптән баеды. Йолдызлар җем-җем яналар. Шушы сихри матурлыкта, бөтерелеп-бөтерелеп, карлар ява. Күктәге тулы ай авылның һәр өенә яктылык тарата. Күп йортларда инде утлар сүнгән. Авыл уртасындагы бер йортта әле дә ут күренә. Анда барысы да йоклауга карамастан, укытучы дәфтәрләр тикшерә. Ул әле җитдиләнә, әле серле генә елмаеп куя, әле көлеп җибәрә, алдында бер кочак дәфтәрләр...
-
Файдалы һәм күңелле чара
Кичә 3 нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булды.
-
“Арифметик урта” – беренче!
Биектауның 1 нче санлы мәктәбендә 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында математик турнир үткәрелде.
-
Биектау районы үз укытучылары белән горурлана ала
Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге - һәрвакыт мөгаллимнәр кулында булды. Укытучы - барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус...
-
Биектау районында Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттеләр (ФОТО)
Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Үзәк мәдәният йорты залында 250 гә якын мәгариф хезмәткәре җыелган иде. Алар арасында мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары бар иде. Чарада котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов һәм...
-
Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасының яңа проекты эшләнә - Россия мәгариф министры
Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2020 елга укытучы вазифалары чикләрен кертү һәм "кәгазь эше"ннән азат итү турында сөйләде, шулай ук укытучының хезмәт хакы төшү ачыклаган төбәкләрдә "катгый эшләргә" вәгъдә итте. Бүген Сочида узган Гомумроссия мәгариф профсоюзы Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә министр 2020 елга педагоглар өчен профессиональ стандарт өстендә (укытучы вазифасын...
-
Гаризалар бирү срогы озайтыла
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогын озайтырга планлаштыра. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлар федераль порталында урнаштырылган дип хәбәр итә "ТАСС". Документ буенча беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар 1 февральдән 24 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Беркетелгән территориядә балалары...
-
Укытучыларның кәгазь эше кими
РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларны кәгазь мәшәкатьләреннән коткарырга ышандырды, алар өч кенә документ тутырырга тиеш булачак. Киләчәктә мөгаллимнәр сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Электрон сыйныф журналлары соңгы елларда мәктәпләрдә гадәти "кәгазь"ләре белән беррәттән кертелгән иде, хәзерге вакытта еш кына...
-
Иң яхшы ун укытучы арасына керде
Укытучы һөнәре гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул бетмәс-төкәнмәс сабырлык, балаларны үз фәнең белән кызыксындыра белүне, һәр баланың күңеленә ачкыч табуны таләп итә. Чыпчык мәктәбендә башлангыч сыйныфларны Әлфия Кәримова укыта, аңа кадәр Гүзәл Гарәфиева укыткан иде. Аннары ул Коркачык мәктәбенә күчте. Барлык укучылары өчен алар - икенче әниләр. Үзләре шәфкатьле дә,...
-
Укучылар шимбә ял итәргә тели – мәктәп ни дияр?
Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә укучыларны шимбә көннәрендә укыту кирәкме-юкмы, дигән сорау актуальләште. Күп кенә әти-әниләрнең бу үзәгенә үткән мәсьәлә. Олылар ял иткәндә, балалар да өйдә булса яхшы, дип саный күпләр. Бер көн эчендә баланың башы ял итәргә дә өлгерми - якшәмбесе дә өй эше хәзерләп үтә бит аның!...