«Туган як моңнары»
Биектауның балалар музыка мәктәбе быел инде җиденче тапкыр пианинода уйнаучыларның "Туган як моңнары" дип аталган район конкурсын уздырды.
Жюрига Казандагы 5 нче балалар музыка мәктәбенең югары категорияле укытучысы О.В.Васильева һәм Халыкара конкурслар лауреаты Дарья Васильева чакырылды. Алар безгә концертлар һәм мастер-класслар белән ел саен киләләр. Катнашучылар барысы да бик әйбәт...