Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Исәнме, мәктәп!

Бүген районның барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Безнең хәбәрчеләр ике белем бәйрәмендә булдылар. Игътибарыгызга шулардан әзерләнгән репортажларны тәкъдим итәбез. Биектауда Белем бәйрәме Быел Биектауның 3 нче мәктәбе бусагасын 91 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Кулларына дәү чәчәк бәйләмнәре тотып, күз явын алырлык матур итеп киенгән балалар белем иленә кыю...

Бүген районның барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Безнең хәбәрчеләр ике белем бәйрәмендә булдылар. Игътибарыгызга шулардан әзерләнгән репортажларны тәкъдим итәбез.

Биектауда Белем бәйрәме

Быел Биектауның 3 нче мәктәбе бусагасын 91 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Кулларына дәү чәчәк бәйләмнәре тотып, күз явын алырлык матур итеп киенгән балалар белем иленә кыю атладылар. Аларның әти-әниләре дә бик дулкынлана. Алия Исрафилова, мәсәлән, үзе шушы мәктәпне тәмамлаган, ә бүген бирегә кызын, Әминәсен алып килгән. Мәктәп миңа ныклы белем бирде, күңелдә аннан бары яхшы хатирәләр генә калды, ди. Кызы өчен дә мәктәптә укыган чор иң яктысы булыр, дип ышана.

Укучыларның шатлыгын уртаклашырга "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова, шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде.

- Бу мәктәптә белем алу, шәхес булып үсү өчен барлык шартлар тудырылган, - дип билгеләп үтте район Башлыгы. - Бүген безнең карамакта булганнарны бергәләп саклыйк, кадерен белик!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бәйрәм кунаклары исеменнән "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева котлады:

- Бездәге мәгариф күп күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгылыкта бара. Бүген без үзебез һәм балаларыбыз тиз үсә торган икътисадлы, югары технологияле, "Белем - көч ул" дигән гыйбарә бөтенләй яңа мәгънәгә ия дөньяда яшибез, - дип ассызыклады Зилә Рәхимҗан кызы. - Укуларын дәвам иттерү, эшләү һәм кирәкле белгечләр, үз республикаларының лаеклы гражданнары булу өчен укучылар мәктәпне бик тирән белем белән тәмамларга тиешләр. Менә шуны аңлау бик мөһим.

Разия Садыйкова чыгарылыш сыйныфларына мөрәҗәгать итте. Ул нәкъ менә аларга тиздән тормышта халиткеч адым ясарга кирәк булачагын аңлый.

- Агымдагы ел сезнең өчен йомгаклау елы булачак. Киләчәктә ни белән шөгыльләнәчәгегезне, нинди һөнәр сайлаячагыгызны хәл итәргә кирәк. Алган белемнәрегез куелган максатларыгызга ирешергә булышсын.

Изге теләкләр, бию коллективлары чыгышлары, сөенечле күз яшьләре, сагынылган укытучылар һәм бәйрәмнең тәмамлануын, яңа тормыш башлануны белдереп яңгыраган тәүге кыңгырау... Бу тормышта белем үзләштерү дә, яңа танышулар да, үз хезмәтен бөтен күңелен биреп башкаручы укытучыларга тирән рәхмәт хисләре дә тулып ашар.

Каенлык мәктәбе

Беренче сыйныфка килүчеләрне һәм җәйге каникулларда ял иткән башка укучыларны каршылап, Каенлык урта мәктәбе ишекләрен кунакчыл ачты. Тантана хуҗалары, әлбәттә, нәниләр, алар быел унбиш. Аларны алда нинди язмыш көтә, бу балалар мәктәпнең горурлыгы булырлармы, мәктәп алар өчен икенче йортка әверелерме - бу сорауларга җавапны бары киләчәк кенә бирер. Хәер, бүген берәү дә җавап эзләми дә. Беренче сыйныфларга карап торуы да күңелле - мәктәп укучысы дигән исемгә лаек булуларына сөенүләре йөзләренә чыккан.

"Мәктәптә нәрсәләргә өйрәнергә телисез соң?" дигән сорауга балалар бертавыштан: укырга, язарга, кызыклы нәрсәләр турында белергә, бер-беребезгә булышырга, менә шул чакта безнең дусларыбыз да күп булачак, дип җавапладылар. Аларның белем дөньясына сәяхәте нәкъ менә шушы самими теләкләрдән башлана да инде.

Бәйрәмгә җыелучыларны яңа уку елы башлану белән мәктәп директоры Лидия Кадыйрова котлады:

-Барлык укучылар, укытучылар, әти-әниләрне Белем көне - 1 нче сентябрь белән котлыйм! Барыгызда да сәламәтлек, тыныч күк йөзе, укучыларга иҗади уңышлар, җиңүләр телим. Һәммәгезне яңа уку елы башлану белән!

Беренче сыйныф укучысы Диләнең әнисе Гүзәл Низамиева дулкынланып сөйләде:

- Кызым быел беренче сыйныфка килде. Бүген аның белән бала тудыру йортыннан чыгуыбызны, бакчага бирүемне, дулкынлануларымны искә төшердем. Бүген менә тагын дулкынланам. Ул әйбәт укыр, дип өметләнәм. Һәм без аңа булышачакбыз. Нинди фәннәргә өстенлек бирер, кайсыларын ошатыр. Аның сәләтләрен үстерербез. Без аңа ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Балаларга ярдәм итәргә әти-әниләр дә, укытучылар да, район һәм республика җитәкчелере дә әзер. Укучылар үзләре дә тырышырлар һәм районның, Татарстанның горурлыгы булырлар, дип ышанабыз. Ә әлегә аларга сабырлык, белемгә омтылыш, зур һәм кечкенә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев