1 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Беренче сыйныф укучысының иң яхшы фотосурәте бәйгесе игълан ителә.
1 сентябрь көнне әти- әниләр, әби- бабайлар үзләренең беренче сыйныфка барган балаларын фотога төшерделәр. Әлеге фоталарны vgora-vesti@mail.ru почтасына җибәреп беренче сыйныф баласының иң яхшы фотосурәте бәйгесендә катнаша аласыз. Фотолар өчен тавыш бары тик biektaw.ru сайтында гына кабул ителәчәк. Җибәрелгән фотолар килгән көнне үк интернетка чыгарылачак. Тавыш бирү 3 сентябрьдә башлана...
-
Исәнме, мәктәп!
Бүген районның барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Безнең хәбәрчеләр ике белем бәйрәмендә булдылар. Игътибарыгызга шулардан әзерләнгән репортажларны тәкъдим итәбез. Биектауда Белем бәйрәме Быел Биектауның 3 нче мәктәбе бусагасын 91 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Кулларына дәү чәчәк бәйләмнәре тотып, күз явын алырлык матур итеп киенгән балалар белем иленә кыю...
-
"Сак бул, - поезд!" операциясе
Быел республика тимер юлларында 22 кеше зыян күрде, шуларның 14 үлде. Шунлыктан Татарстанда "Имин тимер юл" профилактика акциясе старт алды. Ул 30 августта башланды. Барлык зыян күрелгән очракларда да кешенең ваемсызлыгы тора, куркынычсызлык нормалары һәм кагыйдәләре бозылган. Барыннан да бигрәк балигъ булмаган балаларның җәрәхәт алулары борчый. Әлеге 22 кешедән икесе...
-
Шәпшедәге "Аленушка" балалар бакчасында ачык ишекләр көне!
Бүген 1 сентябрь көнне Шәпшедәге "Аленушка" балалар бакчасында капиталь төзекләндерү уздырылганнан соң, ачык ишекләр көне уздырылды. 68 бала җылы, матур, уңайлы бүлмәләргә килде бүген. Тәрәзәләрне, ишекләрне, электр чыбыкларын, сантехника алыштырылган. . Пожар куркынычсызлыгы һәм санитар- эпидемиологик таләпләрне истә тотып, балалар бакчасының түбәсе дә төзекләндерелгән. Балалар өчен "Саумы, балалар бакчасы!" дип...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Без авылга булышуны дәвам иттерәчәкбез”
Республика авыл үсеше белән кызыксынулы, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Икътисадта нинди хәл булуына карамастан, республика авыл хуҗалыгына - шәхси ярдәмче хуҗалыктан алып эре агрономик һәм терлекчелек холдингына кадәр - барлык формаларда булышуны дәвам иттерәчәк. Татарстанның әйдәп барган электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип...
-
Пенсионерларга 5 мең сум акча түләнәчәк
2017 елның гыйнварында пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акча түләнәчәк, пенсияне индексацияләү булмый. Әлеге карар өстәмә 200 млрд сум акча таләп итә. РФ Премьеры Дмитрий Медведев пенсияләрне чираттагы индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән башкару карарын кабул итте, дип хәбәр итә INTERFAX. Түләүнең күләме 5 мең сум булачак. "Индексациягә...
-
Бүген-Белем көне!
1 сентябрь-укучылар, студентлар, укытучылар өчен яңа уку елы башланган көн. Әлеге бәйрәм совет чорында барлыкка килә. Белем көне буларак рәсми рәвештә СССР Югары Советы Президиумының 1984 елның 15 июнендә кабул ителгән №373-11 номерлы «1 сентябрьне халыкара бәйрәм- Белем көне итеп игълан итү» турындагы карары нигезендә билгеләнеп үтелә. Традиция буларак, бу...
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Белем көне уңаеннан котлавы
Кадерле дуслар, райондашлар! Барлык укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Беренче сентябрь - халык бәйрәме, һәм ул һәрберебез өчен якын,кадерле. Белем көне - мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балалар өчен бигрәк тә дулкынландыргыч...