3 апрель 2015 яңалыклары
-
Геройлар батырлыгы онытылмасын
Быел мөһим вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Һәр буын да геройларны, аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш һәм аларның гомерләре бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны бөтен көч белән сакларга тырышырга кирәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район конференциясе үсеп килүче буында патриотлык сыйфатлары һәм Ватан...
-
Без – Биектау җиреннән
«Безне сугыш чыныктырды» Егоровларның балалары да язмышларын ил язмышына бәйләгән. Өлкән уллары Сергей 19 яшендә фронтка киткән һәм 1943 елда Сталинград янында һәлак булган. Виктор Никифоровичның апасы Валентина пединститут тәмамлаган. Сугыш вакытында аны оборона объектлары төзергә җибәргәннәр. Анда ул каты салкын тидерә һәм, авырудан терелә алмыйча, япь-яшь килеш дөнья куя....
-
Җиңү юлы мәктәп елларыннан башлана
(Ахыры) Укучыларның рус теле, әдәбияты һәм тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры - 3 нче Биектау урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айгөл Әхсәнова. Айгөл - актив, эшлекле, инициативалы кыз. Ул мәктәп һәм район күләмендәге чараларда актив катнаша, укучыларның мәктәп үзидарәсе әгъзасы булып тора. 2014 елның сентябрендә "Орленок" Бөтенроссия балалар...
-
“Парклар маршы-2015”
Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, шулай ук яшь буында Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, Парклар һәм скверлар елында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, "Чулпан" дәүләт табигать тыюлыгы 2015 елның 23 мартыннан 27 апреленә кадәр "Җир - бәһасез табигый мирас" шигаре белән "Парклар маршы-2015" дип аталган...
-
Җиңү җиңел бирелмәде
Сугыш!.. Бу сүзне ише-түгә йөрәкләрне шом баса, күңелләрне үткән-нәрнең канлы хәтирәләре бимазалый. Сугыш бет-кәнгә 70 ел үтсә дә, ул көн әле кичә генә булган кебек. Чөнки бу көн ветераннарыбызның хәтерләрендә, улларын югалткан аналарның йөрәгендә, тыл ветераннарының күңел сандыгында, "әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән ятимнәрнең бәгырьләрендә саклана. Сугыш фаҗигаләрен онытырга мөмкин...
-
Юбиляр Хәлимә Җамалиева
2 апрель көнне Мәмдәл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлимә Абдулла кызы Җамалиевага 90 яшь тулды. етеранны шушындый олы юбилее белән Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Илгизәр Шәрәфетдинов һәм башкалар котлады. Люция Гобәйдуллина юбилярга Россия Президентының Котлау хатын,...