“Татарстанда урман янгыны булмаса да, бу тынычланырга сәбәп түгел”
Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Министрлар Кабинетындагы брифингта менә шулай диде. Узган ел Россиядә урман янгыннары 2 мең гектар җирне яндырды. Янгыннар саны өч тапкырдан күбрәккә артты, урманнар биш тапкыр диярлек күбрәк янды.
Наил Мәһдиев Татарстанда янгыннар мәсьәләсендә һәр дүрт ел саен бер хәл кабатлана, дип билгеләп үтте. Республикада...