Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

СУГАРУЛЫ ҖИРЛӘР ЮГАРЫ УҢЫШ БЕЛӘН КУАНДЫРДЫ

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә бәрәңге алу ахырына якынлаша. Һава торышы гына бу эшкә нокта куярга комачаулады. Башка сәбәпләр юк. Быел бәрәңге 250 гектарлы дүрт басуда утыртылган. Аларның берсе сугарулы. Бу 60 гектарлы басу. Үстерелгән уңышны 6 "Гримми" маркалы чит ил комбайны белән җыялар. Һава торышы яхшы булганда механизаторлар икешәр норма...

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә бәрәңге алу ахырына якынлаша. Һава торышы гына бу эшкә нокта куярга комачаулады. Башка сәбәпләр юк.
Быел бәрәңге 250 гектарлы дүрт басуда утыртылган. Аларның берсе сугарулы. Бу 60 гектарлы басу. Үстерелгән уңышны 6 "Гримми" маркалы чит ил комбайны белән җыялар. Һава торышы яхшы булганда механизаторлар икешәр норма үти. Закировлар гаиләсе - Рәшит һәм аның ике улы Илдар белән Илшат намус белән эшлиләр. Чыпчык механизаторы Рәшит Закиров бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган.
Ул бүген дә сафта, үзе эшләгән хуҗалыкның йөзенә кызыллык китерми. Хуҗалык алдынгысы Виталий Винокуров ашлык урып-җыючы "Лексион" комбайныннан урак тәмамлануга ук "Гримми"га күчкән.
Рамил Гарәфиев тә җиткерелгән заданиене уңышлы үтәп бара.
Хуҗалык орлыклык бәрәңге материалын сәламәтләндерүче "Алчак" ҖЧШ фирмасы белән актив хезмәттәшлек итә. Быел супер-супер-элита бәрәңгесе орлыгын бергәләп җитештерү 400 тоннага җиткән. Киләсе елга аны 120 гектарга утырту планлаштырыла, шул рәвешле элиталы орлыкларны җитештерү 2000 тоннага җитәчәк.
2010 елның коры җәе бөрелеләрне "икенче икмәк"не сугарып үстерүгә күчәргә мәҗбүр итте. Быел 60 гектарлы сугарулы участоктан уңыш гадәти участокка караганда ике тапкырга күбрәк алынган.

Рәсемнәрдә: механизатор Рамил Гарәфиев; бәрәңге комбайннары басуда; бәрәңге үрнәкләре.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев