2 октябрь 2012 яңалыклары
-
«АҖАГАН»ДА ҖИҢҮ ЯУЛАУЧЫЛАР
"Аҗаган-2012" Республика хәрби-спорт уены кысаларында безнең районда 25 сентябрьдә Дөбъяз мәктәбе базасында ярышларның зона этабы уздырылды. Анда Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Биектау районнары командалары катнашты. Чара яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук "Форпост" җәмәгать тәр-тибен саклау буенча яшьләр оешмалары Үзәге, хәрби комиссариат һәм мәгариф бүлеге тарафыннан...
-
ӨЛКӘННӘРНЕҢ ТӘНКЫЙТЕ ҺӘРЧАК УРЫНЛЫ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ
Өлкәннәр көне - кешедәге зирәклек, камиллек, күңел юмартлыгы бәйрәме. Өлкән буын - нык гаиләнең генә түгел, ә бәлки чәчәк атучы, заман белән бергә алга баручы цивилизацияле җәмгыятьнең дә терәге. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык белән эшләп, без күптәннән инде өлкәннәрне кызыксындырган сорауларның башка кешеләрнекеннән аерылып торуына игътибар иттек: алар каршылыклы...
-
КОТЫРУ АВЫРУЫ ОЧРАГЫ ТЕРКӘЛГӘН
Куркыныч авыру Константиновка бистәсенең Тынычлык урамында ачыкланган, дип хәбәр итә ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең матбугат хезмәте. Очрак шулай ук Түбән Каманың "Престиж-НК" гараж-төзелеш кооперативы территориясендә, Азнакай районы Зур Сухаяш авылында, Әлки районының Татар Чиябашы, Балтач районы Сәрдек авылында теркәлгән. Авыру Татарстанның башка территорияләренә таралмасын өчен, бу урыннарда карантин кертелгән.
-
БАЛАЛАР ӨЧЕН БУШЛАЙ ПУТЕВКАЛАР
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге инвалид балаларга бушлай юлламалар булуы турында хәбәр итә. 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче ведомстволы учреждениеләрдә белем алучы ятим балаларга, үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә сәләтле, социаль хезмәтләр алудан баш тартмаган мәктәп яшендәге инвалид...
-
ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ СӨЕНДЕРДЕЛӘР
Өлкәннәр көне уңаеннан Усад спиртзаводы хезмәткәрләре үз пенсионерларының хәлен белергә бардылар. Алар һәр ветеранның өенә килеп, бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Бүләкләр һәм акча өләштеләр, бу өлкәннәрне бик тә сөендерде. Үз ветераннарын онытмавы, ел саен алар өчен бүләкләр бирүне һәм бәйрәм белән котлауны оештыруы өчен спиртзавод җитәкчелегенә зур...
-
ХӘЛИЛ МӘХМҮТОВ БЕЛӘН БӘХИЛЛӘШТЕК
Татарстан үзенең яраткан халык артисты, тыйнак, сөйкемле Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште. Хәлил Мәхмүтовның йөрәге җомга иртәсендә сәгать 5 тә тибүдән туктады. 30 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында аның иҗатына гашыйк тамашачылар Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште, аның гомерлек дусты, җәмәгате һәм хезмәттәше Исламия ханымның, балаларының кайгысын...
-
КУНАКЛАРНЫ ЛАЕКЛЫ КАРШЫЛАРГА
Казан Универсиадага әзерләнә. Аның объектларының берсе буларак "Биектау" универсаль спорт залы билгеләнгән. Монда баскетбол буенча ярышлар узачак. Күптән түгел әлеге объектта Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров булды. Тулаем алганда ул күргәннәреннән канәгать калды, зур булмаган берничә кимчелек турында да әйтте. Куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы сөйләшүдә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе...
-
МӨҺИМ НОМЕРЛАР
Ягулык-энергетика комплексындагы (җылылык, суүткәргеч, канализация, электр челтәрләрендәге) янгыннар, гадәттән тыш хәлләр, аварияләр, элемтә линияләрендәге аварияләр турында район АТСы телефоннары буенча түбәндәге номерларга мөрәҗәгать итәргә: 01, 3-10-68, кәрәзле телефоннар: 01*, башта 112, аннан 1.
-
«КАЙНАР ЛИНИЯ»
1-10 октябрьдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында «кайнар линия» телефоннары эшләячәк. Өлкәннәрнең сорауларына 557-21-12, 557-21-13 телефоннары буенча аңлатмалар биреләчәк.
-
«БЕРДӘМ ЭКОЛОГИЯ ДӘРЕСЕ» УЗДЫ
Республиканың барлык урта белем бирү мәктәпләренең 2-11 нче сыйныф укучылары өчен «Бердәм экология дәресе» акциясе уздырылды. Ул «Планетаны чүп-чардан арындырыйк» Халыкара көненә багышланган иде. «Бердәм экология дәресе» акциясен Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мәгариф министрлыгы белән берлектә уздырды. Татарстанда өченче ел уздырылучы «Бердәм экология дәресе»нең төп бурычлары - үсеп килүче...
-
АГАЧЛАР УТЫРТУ ДӘВАМ ИТӘ
Бу атнаның шимбәсендә безнең район территориясенә агач утыртырга биш йөз кеше киләчәк. Өченче елгы корылыклы җәй аркасында чыршылыклар, аеруча Яңа ел чыршылары плантацияләре зур зыян күргән. Аларны урман хезмәткәрләре һәм аларның ирекле ярдәмчеләре яңадан торгызачак. Иске-Казан участок урманчылыгының участок урманчысы Степан Богданов хәбәр иткәнчә, район оешмалары утырту өчен карама, җирле...
-
БӘРӘҢГЕ АЛУНЫ ТӨГӘЛЛӘРГӘ КИРӘК
Бу дүшәмбегә район хуҗалыкларының 160 гектар мәйданда бәрәңге аласы калды. "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә, ул мәктәп ашханәләре өчен утыртылган иде, узган атна азагында укучылар килеп, бик яхшы гына эшләделәр. Өч көн дәвамында алар 42, 44,5 һәм 60 тонна бәрәңге җыеп алдылар. Биектау районы график буенча актив катнаша торган шәһәр ярминкәләрендә...
-
ЭШНЕ АКТИВИСТЛАР АЛГА ҖИБӘРӘ
Шушы көзге көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары уза. 25 нче сентябрьдә сан ягыннан иң зурысы - Бөреле оешмасы отчет бирде. Нинди эшләр башкарылуы турында үзенең отчет докладында партия оешмасы секретаре Эльмира Мөстәкыймова сөйләде. Бүген бердәмроссиялеләр Бөреле авыл җирлеге территориясендәге барлык бюджет оешмаларында, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә һәм...
-
СУГАРУЛЫ ҖИРЛӘР ЮГАРЫ УҢЫШ БЕЛӘН КУАНДЫРДЫ
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә бәрәңге алу ахырына якынлаша. Һава торышы гына бу эшкә нокта куярга комачаулады. Башка сәбәпләр юк. Быел бәрәңге 250 гектарлы дүрт басуда утыртылган. Аларның берсе сугарулы. Бу 60 гектарлы басу. Үстерелгән уңышны 6 "Гримми" маркалы чит ил комбайны белән җыялар. Һава торышы яхшы булганда механизаторлар икешәр норма...