Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Сайлаулар оешкан төстә узды

Биектау районында РФ Президентын сайлауларда тавыш бирү оешкан төстә узды. 4 мартта 8 сәгатьтә барлык 47 сайлау участогы ачылды. Комиссияләрнең рәисләре тавыш бирү алдыннан участокларда видеокүзәтү эшләвен хәбәр иттеләр. Район авылларында сайлаучылар традицион рәвештә көннең беренче яртысында зур активлык күрсәттеләр. Бөтен җирдә диярлек беренче минутларда чират тезелде. Һәр участокта күзәтүчеләр,...

Биектау районында РФ Президентын сайлауларда тавыш бирү оешкан төстә узды.

4 мартта 8 сәгатьтә барлык 47 сайлау участогы ачылды. Комиссияләрнең рәисләре тавыш бирү алдыннан участокларда видеокүзәтү эшләвен хәбәр иттеләр. Район авылларында сайлаучылар традицион рәвештә көннең беренче яртысында зур активлык күрсәттеләр. Бөтен җирдә диярлек беренче минутларда чират тезелде. Һәр участокта күзәтүчеләр, шулай ук юристлар катнашты. Красносельский, Бөреле, Кече Рәс сайлау участокларында читтән килгән күзәтүчеләр дә булды.

Күп кенә авыл җирлекләрендә бу якшәмбене уен-көлке, балалар өчен уеннар, җырлар белән Кышны озату бәйрәме буларак уздырдылар. Көне буена музыка тынмады, сәүдә нокталары эшләде.

Биектаулылар зур активлык күрсәтте. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 96,8 проценты катнашты. Аларның күпчелеге Владимир Путин өчен тавыш бирде. Җыелган тавышлар саны буенча икенче урында Геннадий Зюганов. Иң аз процентны Владимир Жириновский, Сергей Миронов һәм Михаил Прохоров җыйды.

Дүшәмбе көнне район кешеләре һәм социаль хезмәт тармагында эшләүчеләр Россия Президенты итеп сайланган Владимир Путин тарафдарлары митингында катнашу өчен Казанга бардылар. Республика районнарының хезмәт коллективлары вәкилләре белән бергә алар Ирек мәйданында илнең яңа лидерын хуплауларын белдерделәр.

Рәсемнәрдә: Красносельский сайлау участогында; Казанда узган митингта.

А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев