6 март 2012 яңалыклары
-
Юллар узып йөрерлек булсын
Биектау районы прокуратурасы ТРның Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетларында авыллар эчендәге гомуми файдаланудагы юлларны кардан чистарту мәсьәләсендә янгынга каршы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закон таләпләренең үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында Биектау муниципаль районының Чернышевка, Суыксу һәм Олы Кавал авыл җирлекләре башкарма комитетларының агымдагы кышкы чорда гомуми файдаланудагы авыл...
-
Картингчылар җиңүе
Кама Аланында февраль азагында картингчыларның кышкы беренчелеге узды, анда 200 дән артык картингчы катнашты. Биектау спортчылары менә дигән нәтиҗәләргә ирештеләр. Беренче урынны "Яшь гвардия" карт-клубы пилоты Айрат Шәмсиев яулады. Икенче урынны үз зачетында тренер Александр Тащевцев алды. Призлы өченче урын аның улы Дмитрий Тащевцевка бирелде. Спортчыларны лаеклы җиңү белән котлыйбыз....
-
16,2 миллион сумлык ремонт булачак
Гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт программасы агымдагы елда безнең республикада да тормышка ашырыла башлаячак. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 1 млрд. 548,5 млн. сумга 154 муниципаль мәктәпкә ремонт ясау планлаштырыла. Биектау районында 2012 нче елда 16,2 миллион сумга Ямаширмә һәм Айбаш урта мәктәпләре ремонтланачак.
-
Сайлаулар оешкан төстә узды
Биектау районында РФ Президентын сайлауларда тавыш бирү оешкан төстә узды. 4 мартта 8 сәгатьтә барлык 47 сайлау участогы ачылды. Комиссияләрнең рәисләре тавыш бирү алдыннан участокларда видеокүзәтү эшләвен хәбәр иттеләр. Район авылларында сайлаучылар традицион рәвештә көннең беренче яртысында зур активлык күрсәттеләр. Бөтен җирдә диярлек беренче минутларда чират тезелде. Һәр участокта күзәтүчеләр,...