Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кышкы ярминкә гөрләп узды

Узган шимбәдә авыл хезмәтчәннәре район халкын авыл хуҗалыгы продуктлары алып килеп сатулары белән сөендерделәр. Әлеге ярминкәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды. 18 нче февральдә район үзәгенә товар төяп авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булучылар, авыл җирлекләре килде. Алып килгән товарларын сату өчен аларга Биектау станциясе поселогына керү...

Узган шимбәдә авыл хезмәтчәннәре район халкын авыл хуҗалыгы продуктлары алып килеп сатулары белән сөендерделәр. Әлеге ярминкәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды.

18 нче февральдә район үзәгенә товар төяп авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булучылар, авыл җирлекләре килде. Алып килгән товарларын сату өчен аларга Биектау станциясе поселогына керү юлындагы сәүдә үзәге янында уңайлы мәйданчык бирелде.

Иртәнге салкын битләрне чеметтерсә дә, ярминкә башланыр вакытка сатып алучылар килеп тә җиткән иде инде. Мин анда пенсионерларны күп күрдем. Аларны, барыннан да бигрәк, бәяләр кызыктырды, әлбәттә. Һәм чынлап та, бу көнне биредән кибеттәге яки Казан базарларындагы белән чагыштырганда бәрәңгене, сөт, ит, яшелчәләрне арзангарак алырга мөмкин булды. ЗАО «Бөреле», "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте бәрәңгене килограммын 6 сумнан сатты.

Хуҗалыклар район үзәгенә үзләрендә ни җитештерелсә, шуны алып килгәннәр. Ирле-хатынлы Латыйповлар, "Серп и молот", "Татарстан" җаваплылыгы чикле ширкәтләре - сыер ите, "Битаман", "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтләре литрлап сатыла торган сөт тәкъдим иттеләр.

Фермер Елена Магина янына дуңгыз ите, ысланган май (сало), терлек эч-башы өчен чират тезелде. Каракүлдән шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Айрат Мифтахов - куян ите һәм казлар, Ямаширмә фермеры Азат Әхмәтов он һәм көрпә алып килгән иде.

Төргәкле печәнгә дә хуҗа табылды. Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе һәм башка кайбер хуҗалыклар алып килгән фуражны тиз алып бетерделәр. Бер таныш пенсионер кәҗәләренә печән ала алмый калуына борчылды, аңа, шушы хуҗалыкка мөрәҗәгать итеп, азыкны киләсе ярминкәдә алып килүләрен сорарга киңәш иттеләр.

Сая умартачысы Вилдан Зәйнуллин төрле төргәкләргә төрелгән балы белән кызыктырды. Аның янында ук сатучылар Арча балык хуҗалыгыннан алып килгән продукцияне тәкъдим иттеләр. Азык-төлек кенә түгел, башка товарлар да булды. Мәсәлән, Эльмира Мөстә-кыймова җитәкчелегендә Бөреле авыл җирлеге хезмәткәрләре авыл уңганының кул эшләрен - тукыма һәм тасмалардан рамга куеп ясалган панно, бәйләгән җылы әйберләр, таба тоткычлар, башмаклар алып килгәннәр. "Таттоплес" ярминкәдә хуҗалык кирәк-яраклары - фанера көрәкләр, көрәк-сәнәк саплары, себеркеләр тәкъдим итте.

Масленица алдыннан (ул дүшәмбедән башланып китте) район кешеләре җитештерүчеләрнең үз кулыннан сыйфатлы азык-төлек алу мөмкинлегенә ия булдылар. Иртәдән дәртле көйләр яңгырап торды, карашларны җәлеп итәрлек сарафаннар кигән Биектау авыл мәдәният йорты артистлары күңелле җырлар башкардылар.

Без көзге ярминкәләргә гадәтләнгән инде, кыш уртасында оештырылганы да бик тә ярап куйды.

18 нче февральдә район ярминкәсендә күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашты. Товарларны 21 автомашинада алып килделәр. Әлеге тәҗрибә тагын кабатланса, моңа бөтен биектаулылар сөенер генә.

Рәсемнәрдә: Дөбъяз фермеры Ленар Латыйпов ит сата; Шәпше сөтен яратып алдылар; район хуҗалыкларыннан килгән машиналар; Биектау авыл мәдәният йорты артистлары чыгыш ясый.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев