22 февраль 2012 яңалыклары
-
Гаиләнең терәге
Минем әтием - Булат Хәйдәр улы Гәрәев. Ул 1970 нче елның 17 августында Ямаширмә авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисенә бик көтеп алган ир бала була. Ике апасы, бер сеңлесе арасында тәгәрәп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, шофер һөнәре ала, аннан армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган авылында шофер...
-
Шахмат-шашка турниры
Әлдермеш авыл мәдәният йортында Ватан сакчылары көне хөрмәтенә шахмат-шашка турниры уздыруны яңадан башлап җибәрергә булганнар. 22 февральдә авыл мәдәният йортына Әлдермештән, Саядан һәм Өбрәдән өстәл уеннары белән мавыгучылар җыела. Шулай ук туган авылларына кунакка кайткан авылдашлар да чакырыла. Бәйрәм программасында - турнирда җиңүчеләрне бүләкләү, концерт һәм бергәләшеп чәй эчү.
-
Кышкы ярминкә гөрләп узды
Узган шимбәдә авыл хезмәтчәннәре район халкын авыл хуҗалыгы продуктлары алып килеп сатулары белән сөендерделәр. Әлеге ярминкәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды. 18 нче февральдә район үзәгенә товар төяп авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булучылар, авыл җирлекләре килде. Алып килгән товарларын сату өчен аларга Биектау станциясе поселогына керү...