Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Чыпчык авылының киләчәге өметле

Чыпчык авылында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халык белән очраштылар. Аларны, шулай ук Чыпчык авыл җирлеге башлыгын тыңлаганнан соң, авыл кешеләре күп квартиралы йортларга капиталь ремонт ясау, торак-коммуналь хуҗалык, җир участоклары бирү, православие чиркәвен тө-зүгә кагылышлы кискен сораулар бирделәр....

Чыпчык авылында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халык белән очраштылар.

Аларны, шулай ук Чыпчык авыл җирлеге башлыгын тыңлаганнан соң, авыл кешеләре күп квартиралы йортларга капиталь ремонт ясау, торак-коммуналь хуҗалык, җир участоклары бирү, православие чиркәвен тө-зүгә кагылышлы кискен сораулар бирделәр.

Илебез бүген сайлау алды режимында яши. Һәркайсыбыз да яңа президент белән Россиядәге тормышның ничек булачагы турында уйлана. Чыпчык авылы халкы алдында чыгыш ясаганда министр Айрат Шәфигуллин Владимир Путин беренче тапкыр җитәкчелеккә килгән вакытта илдәге хәлнең нинди булуы турында искә төшерде.

Ул эшләгән унике елда икътисадта, сәясәттә күзгә күренерлек яхшы үзгәрешләр булды, 1998 елгы кризис җиңелде, җинаятьчелеккә каршы көрәш көчәйде. Безнең Татарстанда бу чорда кешеләр өчен күп яхшы нәрсәләр эшләнде.

Айрат Радинович җыелышка килүчеләрнең игътибарын 2012 нче елга Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күпчелегенең яңа квартиралар белән тәэмин ителәчәгенә юнәлтте. Аны алу чиратында 16,5 мең кеше тора иде, безнең район буенча 500 (башта нибары 1800 һәм 45 кенә кеше иде). Алар барысы да диярлек барлык уңайлыклар тудырылган квартиралар алдылар инде. Безнең районны ул торак төзелеше буенча өч рекордчы арасында мисал итеп китерде.

Бүген Татарстанда Менделеевскида, Түбән Камада, Алабугада яңа заводлар төзелә һәм зур инвестпроектлар тормышка ашырыла. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөһим объектлар - республиканың клиник һәм балалар клиник хастаханәләре заманча итеп үзгәртелә. Тотрыксызлык җәмгыятебезгә бары зыян гына китерергә сәләтле. Һәм берәү дә моны теләми. Максатлары шикле төркемнең өстенлек итүенә юл куярга ярамый.

Чыпчык авылы кешеләренә мөрәҗәгать итеп, Айрат Шәфигуллин аларны эшләрен кем дә булса килеп башкарганны көтеп ятмаска өндәде. Республикада да эшләр күп, алар Чыпчыкта да бар, шуңа күрә бу зур авылның нинди булачагы халыкның үзеннән дә тора.

Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин очрашуда җирлекнең киләчәктә ничек үсәчәге турында сөйләде. Биредә ике - терлекчелек һәм умартачылык фермасы төзелә, төзелеш материаллары җитештерелә башлаячак. "Чиста су" программасы буенча 28 миллион сумга чистарту корылмаларын реконструкцияләү күздә тотыла. Чыпчык мәдәният йорты директоры Галина Логанина биредә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте кебек эре авыл хуҗалыгы предприятиесе эшләүнең әлеге территория өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бу кешеләр өчен эш урыны да, күп эшләрдә авыл җирлегенә ярдәм дә. Аерым алганда, яшь гаиләләргә йортлар салуга 4,5 гектар җир бирелгән.

«Сезнең авылны үстерергә кирәк», - диде район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. Ул биредәге халыкның башкача фикер йөртә башлавын, иждивениечылык күренешләренең акрынлап кими баруын билгеләп үтте.

Чыпчык авылы кешеләрен нинди мәсьәләләр дулкынландыруын тыңлаганнан соң, ул бу проблемалар (ике катлы йортларның түбәсен, балалар бакчасын ремонтлау, су белән тәэмин итүне яхшырту, чиркәү салуда булышу) хәл ителер, дип ышандырды, әмма үз авылларын төзекләндерүдә халык үзе дә катнашырга тиеш.

М.ТИМОНИНА.

Рәсемнәрдә: Чыпчык авыл җирлегендә җыелыш вакыты.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев