1 февраль 2012 яңалыклары
-
Сәяхәт яратучыларга чит ил паспорты
2008 нче елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә яңа буын чит ил паспорты бирелә башлады. Аның үзгәлеге нидә соң? Төп үзгәлеге шул, яңа буын чит ил паспортында бары беренче биттәге мәгълүматларны гына язып баручы микрочип урнашкан бит, төсле фотография, ФИО, паспорт номеры, туган елы, җенесе, паспортны бирү һәм гамәлдә булу...
-
Һава температурасы түбән
Көчле төньяк антициклоны нәтиҗәсендә Татарстанда һава температурасы климатик нормалардан 10 градуска түбән төште. Мондый салкыннар аркасында җылылык, су, электр энергиясе белән тәэмин итү системаларында аварияләр чыгарга мөмкин. ТКХ хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләрне тиз арада бетерергә әзер булырга тиеш. Халык арасында өшү, хроник авыруларның көчәю очраклары ешаю да ихтимал. Шуның өстенә,...
-
Үлем китерүче чирләр
Узган ел йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан 434 кеше вафат булган. 56 кешене үлемгә китергән сәбәп - яман шешләр. Моңарчы күрелмәгән кызулык булган, йөрәге авыру һәм кан басымы югары кешеләрнең гомерен кыскарткан 2010 ел белән чагыштырганда узган елда үлем очраклары кимеде һәм 3,7 процент тәшкил итте (моннан алдагы күрсәткеч - 4,7%). Бакый...
-
Теләгән кеше күзәтә ала
Безнең районда урнашкан 47 сайлау участогына видеокүзәтү җайланмалары куелачак. "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре сайлау участокларына веб-камералар куйдылар һәм элемтә каналларын тикшерәләр. Бары тик Каменкадагы туберкулез больницасында урнашкан ябык сайлау участогында гына "Сайлау турындагы закон" нигезендә видеокүзәтү алып барылмаячак.
-
Шәхси хуҗалыклардан күпме сөт җыелган
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә терлекчелек продукциясен сату зур роль уйный. 2011 нче елда крестьян хуҗалыклары 9945 тонна сөт, 2403 тонна ит саттылар. Кече Битаман, Бикнарат, Көек, Каракүл, Кодаш, Айбаш, Яңавыл, Олыяз, Шуман, Каенлык, Әбла һәм Дөбъязда сөт җыю белән 2 шәхси эшмәкәр - Р.Шәйхетдинов һәм И.Исмәгыйлев шөгыльләнә. Узган ел алар...
-
Чыпчык авылының киләчәге өметле
Чыпчык авылында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халык белән очраштылар. Аларны, шулай ук Чыпчык авыл җирлеге башлыгын тыңлаганнан соң, авыл кешеләре күп квартиралы йортларга капиталь ремонт ясау, торак-коммуналь хуҗалык, җир участоклары бирү, православие чиркәвен тө-зүгә кагылышлы кискен сораулар бирделәр....
-
Алда – катлаулы бурычлар
Узган шимбәдә Ямаширмәдә терлекчелек һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район агропромышленность комплексы хуҗалыклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады, ул хуҗалыклар коллективлары алдына бурычлар куйды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов ягулык-майлау материаллары һәм ашлама алу...