28 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
“Балкыш” елдан-ел яктырак балкый
Биектау районы үзәк мәдәният йортында Татастан ветераннары арасында уза торган “Балкыш” фестиваленең VII район этабы узды. Анда районның утыздан артык үзешчән башкаручылары һәм коллективлары катнашты. Ветераннарның чыгышларына Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.
-
Биектаулыларда тимер туй: 65 еллык озын гомерле мәхәббәт
Биектау авылыннан ирле-хатынлы Шәриповлар 65 елдан бирле бер-берсен яратып, бәхетле гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Илдус Закир улы декабрь аенда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Шундый озын гомерле мәхәббәтнең сере нәрсәдә соң?
-
Биектау районында укучылар спартакиадасы башланды
Район мәктәпләрендә белем алучылар баскетбол уенында кемнәрнең иң көчлеләр булуын белделәр дә инде, шушы көннәрдә кемнең чаңгыда иң җитез шуучы икәнлеген ачыкладылар. Ярышта спортның әлеге кышкы төрен яратучы йөзләп кеше катнашты.
-
Дөбьяз авылында 40 яшьлек ир-ат “Лада гранта” машинасына исерек хәлдә утырган
...
-
Бу атнада Суыксу авылында халык җыены узды
Җыен, гадәттәгечә, авылның 40 кеше генә сыярлык мәдәният йортында оештырылды. Җыелышлар гына түгел, авылның барлык мәдәни чаралары да моңа кадәр шул кечкенә һәм иске клубта узды. Клуб күптән инде заман таләпләренә җавап бирми. Чираттагы халык җыенында суыксулылар авылда яңа клуб төзү турындагы хәбәрне шатланып кабул иттеләр. Бүгенге көндә булачак клубның проект-документлары эшләнә.