Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында укучылар спартакиадасы башланды

Район мәктәпләрендә белем алучылар баскетбол уенында кемнәрнең иң көчлеләр булуын белделәр дә инде, шушы көннәрдә кемнең чаңгыда иң җитез шуучы икәнлеген ачыкладылар. Ярышта спортның әлеге кышкы төрен яратучы йөзләп кеше катнашты.

Физкультура укытучыларының булышырга атлыгып торуы ярышт а к а т н а ш у ч ы л а р н ы ң барысына да ярдәм итә алмады. Беренче әйләнештән соң ук күп кеше дистанциядән төште. Берәүләрнең азакка кадәр барырга сәламәтлеге м ө м к и н л е к б и р м ә д е , икенчеләр, чаңгы юлында килеп туган вазгыятьне дөрес аңлап, лидерларны барыбер куып җитеп булмаячагына төшенделәр. Лидерларның берсе – Виктор Евграфов. Ул Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә әле беренче генә елын укый, шул вакыт эчендә спорттагы мөмкинлекләре шактый зур булуы турында танытып та өлгергән. Икенче булып килгән Салават Шәйдуллин да үзенең җиңү яулаячагына ышанган булган.

- Ә л е г е я р ы ш л а р г а әзерләнгәндә мин беренче булып килермен, дип уйлаган идем. Әмма мин уйлаганча ук килеп чыкмады. Финишка килеп җиткәннән соң үземнең икенче булуымны ишетеп гаҗәпләндем, - диде Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Салават Шәйдуллин.

Салават күптәннән спорт белән мавыга һәм ул чаңгыда гына түгел, башка төрләрдә дә уңышка ирешә. Әмма бу юлы аның әзерлеге бары икенче нәтиҗәгә генә җитте. Тик Салаватның тырышлыгы бер дә юкка булмады, чөнки команда зачетында Бөреле мәктәбе беренче урынны алды.

- Ярышта 5-6, 7-9 сыйныфларда укучы кызлар һәм малайлар катнашты. Чаңгы юлының озынлыгы барысы өчен дә бер үк төрле – 3 км, - диде ярышларның баш хөкемдары Рушан Билалов.

Футбол манежы төзелүгә бәйле рәвештә узышны оештыручыларга трассаның гадәтләнгән маршрутын үзгәртергә туры килгән. Әмма бу нәтиҗәләрдә берничек тә чагылмаган. Язга кадәр әле район территориясендә чаңгы узышлары буенча тагын берничә ярыш уздыру планлаштырыла. Шунлыктан җиңү яулаучыларның тынычланып калырга вакытлары юк. Әмма җиңү яулау һәм “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге җитәкчесе кулыннан кубок алу күңелдә бик озак саклана торган шатлыклы мизгел. Ә җиңүчеләрнең остазы өчен бу икеләтә сөенечле халәт.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев