Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бу атнада Суыксу авылында халык җыены узды

Җыен, гадәттәгечә, авылның 40 кеше генә сыярлык мәдәният йортында оештырылды. Җыелышлар гына түгел, авылның барлык мәдәни чаралары да моңа кадәр шул кечкенә һәм иске клубта узды. Клуб күптән инде заман таләпләренә җавап бирми. Чираттагы халык җыенында суыксулылар авылда яңа клуб төзү турындагы хәбәрне шатланып кабул иттеләр. Бүгенге көндә булачак клубның проект-документлары эшләнә.

Суыксу авылында 600 кеше яши. 2021 елда 4 яшь пар никахлашып, яңа гаилә төзеп җибәргән. Авылда 7 сабый дөньяга килгән. Биредә мәктәп, балалар бакчасы, иске генә булса да клуб, китапханә, элемтә бүлеге, ФАП, кибетләр эшли, мәчет тә бар.

Авыл җирлегендә тырыш кешеләр яши. Дистәдән артык гаилә умарта тота һәм шактый гына керем ала. Һәр өйдә диярлек мөгезле эре терлек, сарыклар, кош-корт асрыйлар. 2022 елның 1 гыйнварына 200 хуҗалыкта 313 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 176 сы - савым сыерлар.

Җыенда Биектау районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Илдус Вәлиев чыгыш ясады. Ул республика белән чиктәш төбәкләрдә хайваннарда тилчә (ящур) авыруы барлыкка килүе турында кисәтте. Илдус Ришадович авыруның төп билгеләренә дә тукталып үтте. Тилчә йорт һәм кыргый куштояклы хайваннар өчен куркыныч. Мөгезле эре терлек, дуңгызлар авыруга дучар була. Тилчәгә бигрәк тә яшь хайваннар тиз бирешә. Тилчәнең төп клиник билгеләре - авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тире тирәсендә, аякларда куыклар барлыкка килә. Бераздан алар шартлыйлар һәм эрозиягә әйләнәләр. Олы терлекләр - 5-14, яшь маллар 1-2 тәүлектән соң үлә.

Районның ветеринария хезмәте җитәкчесе инфекциягә каршы торуның төп чарасы - профилактика дип билгеләп үтте. Терлек азыгы да инфекция чыганагы булып тора. Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы территориясеннән терлек азыгын алып кайту тыела. “Терлек асраучылар, сыер, сарык кебек йорт хайваннарында тилчә авыруына хас билгеләр күрү белән тиз арада район ветеринария хезмәтенә хәбәр итүегез сорала”, - дип искәртеп үтте Илдус Вәлиев.

Полициянең Суыксу авыл җирлеге участогы башлыгы халыкны тагын бер куркыныч турында кисәтеп үтте. Сүз телефон аша кеше алдаучылар, талаучылар турында иде. Кызганычка каршы, даими профилактик чаралар алып баруга карамастан, кеше алдануын, ялган “банк хезмәткәрләренә” акча күчерүне дәвам итә. “Көтелмәгән кунаклар” да халык башын бутый. Алар төрле рәсми учреждение хезмәткәрләре булып, ишек шакый һәм үзенең мәкерле эшен башкармыйча чыгып китми. Андый “кунаклар” ишек шакыса, таныклык күрсәтүләрен сорарга яисә шул оешмага шалтыратып, дөресен белергә киңәш ителә.

Б и е к т ау р а й о н ы ү з ә к хастаханәсе баш табибының клиника-эксперт эшләре буенча урынбасары Рәдиф Бариев Суыксу авылы халкының вакцинацияләү кампаниясендә актив катнашуларын билгеләп үтте. “Барлык торак пунктларында да бу мөһим эшкә зур җаваплылык белән карадылар һәм бүгенге көндә коллектив иммунитет дәрәҗәсе барлыкка килде”, - дип билгеләп үтте Рәдиф Бариев. Әмма вазгыять әлегә киеренке кала бирә. Шуңа күрә битлек киюдән, сәламәт яшәү рәвеше алып барудан, профилактик чаралардан баш тартырга ярамый.

Суыксу авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышында үзара салым программасына тукталып үтте. Соңгы 5 елда Суыксу авыл җирлегенә караган торак пунктларында 4,5 миллион сумлык эш башкарылган. Шул исәптән, 2021 елда Суысу һәм Кондырлы авылларында чишмәләр яңартылган, Кече Рәс, Суыксу, Ташсу авылларында су манаралары ремонтланган, Рәс һәм Чәмәк авылы юлларына вак таш түшәлгән. Авыл җирлекләрен үстерү федераль программасы кысаларында Суыксу авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә һәйкәл салынган. Быелгы Җиңү көненә кадәр аның янәшә-тирәләре төзекләндереләчәк, койма куелачак.

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов авыл халкын хөкүмәт тарафыннан каралган үсеш программаларында активрак катнашуларын сорады. 2022 елда терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә муниципаль программалар да гамәлгә керә башлаячак. Равил Фәритович Суыксу авылы клубы төзелеше мәсьәләсен дә күтәрде. “Биредә клуб булачак, бүгенге көндә документлар әзерләү бара”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе. Җыен ахырында район Башкарма комитеты җитәкчесе Суыксу авыл җирлеге һәм район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне тантаналы рәвештә билгеләп үтте.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев