5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Казанда якташыбыз Садри Максудига һәйкәл куйдылар
Бүген Казанның Яңа Савин районы "Стамбул" паркында Россия һәм Төркия юристы, тумышы белән Биектау районыннан булган хөкүмәт эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куйдылар. Һәйкәлнең авторы Асия Миңнуллина. Ул Камал театры каршындагы Шүрәле сынының, водоканал янындагы һәйкәлнең, Казан кремле янындагы хәйриячегә һәйкәлләренең авторы. Садри Максуди һәйкәлен ясау 14 млн. сумга төшкән. Һәйкәлне...
-
Репостлар бәйгесе җиңүчеләре Боз сараена абонемент белән бүләкләнделәр
Ике атна элек "Биектау" медиахолдингы үзенең "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә репостлар бәйгесе игълан иткән иде. Конкурс "Биектау" боз сарае белән берлектә уздырылды. Кышның беренче көнендә конкурска нәтиҗә ясалды, ә бүген 5 нче декабрь көнне конкурсның җиңүчеләре Марат Әмирханов, Юлия Лабутина һәм Лилия Сәмигуллиналар үзләренә тиешле бүләкләрне "Татмедиа" бинасыннан алып...
-
Хәрби комиссариатта армия хезмәтенә чакырылучы егетләр белән очрашу узды
Бүген Биектау районы хәрби комиссариатында армия хезмәтенә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашу булды. Бүген хәрби коммиссариатка җыелган 10 егет Биектау районы шефлыгында булган Кырымда урнашкан хәрби частька китәчәк. Егетләр хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, бу чакырылышта район егетләренең Биектау районы шефлыгындагы хәрби частька өченче тапкыр китүләре булачак.
-
Галя Хрулева - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Галя Хрулева. Гаилә бәхете төрле факторлардан гыйбарәт. Кемнәрдер өчен бәхет ул гаилә алдындагы вазифа, яисә көнкүреш хезмәтлә, я булмаса күп хезмәт хакы...
-
Суыксу авыл җирлегендә игелек марафоны уза
Илебез буенча инвалидлар декадасы бара. Шуның кысаларында, Биектау авыл җирлекләрендә дә "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафоны уздырыла. Суыксу авыл җирлеге дә әлеге марафонга кушылган. Җыелган акча мөмкинлекләре чикле булган һәм матди ярдәмгә аеруча мохтаҗлык кичерүче 2 балага биреләчәк, дип хәбәр иттеләр авыл җирлегеннән.
-
Чит ил паспортын ясату утыз процентка очсызга төшәчәк
Ләкин бер шарт бар - гаризаны дәүләт хезмәте порталы аша бирергә кирәк. 2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алу хакы 30 процентка кимиячәк. Ләкин бер шарт бар - аларга гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә...
-
Биектаулылар “Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек -2016” конкурсында катнаша ала
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы агымдагы елның 20 декабренә кадәр "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек -2016" дигән конкурс үткәрә. Конкурста http://100rt./ сайтында анкета тутырган һәр эшмәкәр катнаша ала. Анкеталар 8 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Конкрет эшмәкәр өчен теләгән һәркем үзенең тавышын бирә ала....
-
Коркачык мәдәният йортында "Коррупциягә - юк!" дип аталган чара үтте
Коркачык мәдәният йортында "Биектау районы - коррупциядән азат урын" дип аталган чара үтте. Чарада авыл җирлегенең актив яшьләре катнашты.