17 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
АНЫҢ ДӘРЕСЛӘРЕ МӘҢГЕ ОНЫТЫЛЫРЛЫК ТҮГЕЛ
Биектау районында туып-үсеп, хәзер читтә яшәүче якташларыбыз туган төбәкләрен онытмыйлар, кунакка кайталар, хатлар язалар. Менә шундый хатларның берсе. Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мин Мөдәрисов Тәлгать Мәүлет улы, сезнең якташыгыз. Биектаудан 1979 нчы елда киткәннән бирле Татарстанда узып барышлый гына булам. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшим. Әмма Биектау турындагы хатирәләрем бик якты. Сездә...
-
МАТУР СЫННАР ЯСАДЫК
Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Безнең Коркачык авылында да Яңа елга әзерлек алдан ук башланды. Иң беренче эш итеп мәдәният йорты каршында чыршы бизәп куелды. Аннары инде, үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп, кардан әкият геройларының сыннарын ясарга тотындык....
-
ҖИҢҮЧЕЛӘР АЧЫКЛАНДЫ
Кышкы каникул көннәрендә "Алтын алка" призына хоккей буенча мәктәп командалары турниры узды. Анда ун мәктәп командасы катнашты. Ярышларның төп призы өчен көрәштә финалга чыккан дүрт команда очрашты. Беренче урынны 2 нче Биектау мәктәбе командасы яулады. Икенче урында - Әлдермеш, өченчедә - Чыпчык урта мәктәпләре командалары.
-
“ЙОЛДЫЗЛЫК”ТА ЯҢА ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫНА
Эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2013" район яшьләр фестивале 22-24 гыйнварда узачак. Фестивальне үткәрү өч зонада - Биектау, Бөреле, Дөбъязда оештырылачак. Конкурста катнашучылар "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография", "Конферанс", "Видеоклип" номинацияләрендә, "Җырга иң яхшы музыка" дигән композиторлар номинациясендә, "Җырның иң яхшы тексты" дигән шигърият номинациясендә чыгыш ясаячаклар. 29 гыйнварда финал вакытында иң яхшы башкаручылар...
-
ТИМЕР ЮЛ АША ЧЫГУ ЮЛЫ ЯБЫЛА
Тимер юлдагы ремонт эшләре переездны 10 көнгә яба. Биектау станциясенең 812 нче километрындагы юлны аркылы чыгу урыны 21 гыйнварда иртәнге сәгать 8 дән 31 гыйнварга (18 сәгатькә) кадәр ябык булачак. Ремонт вакытында әлеге урындагы юл түшәмәсен алу планлаштырыла. Тимер юл аша чыгу өчен якындагы урын - 815 нче километрдагы (Каменка...
-
БЕЗГӘ УНДҮРТ РАЙОННАН СЕМИНАРГА КИЛДЕЛӘР
Бүген безнең районның "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә "Терлекчелектә сакчыл җитештерү" дигән темага зона семинары уза. Анда республиканың ундүрт районыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары һәм белгечләре катнаша. Семинар гамәли өлештән - Юртыш товарлыклысөт фермасына барудан башланды. Семинарга җыелучылар сыер һәм бозау абзарларында, кардада, азык саклагычта...
-
УЛ МОНДЫЙ МАКТАУЛЫ ИСЕМГӘ КҮПТӘН ЛАЕК
Район Советының Анна Андреевна Захаровага "Биектау муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исем бирелү турындагы карарын биектаулылар шатланып каршы алдылар. Аны һич икеләнүсез легендар шәхес дияргә була, ул искиткеч тырыш хезмәтчән, булдыклы җитәкче, үз эшенең остасы. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте директорының эшчәнлеге район тормышыннан аерылгысыз. Безнең Биектау районы -...