Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

УЛ МОНДЫЙ МАКТАУЛЫ ИСЕМГӘ КҮПТӘН ЛАЕК

Район Советының Анна Андреевна Захаровага "Биектау муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исем бирелү турындагы карарын биектаулылар шатланып каршы алдылар. Аны һич икеләнүсез легендар шәхес дияргә була, ул искиткеч тырыш хезмәтчән, булдыклы җитәкче, үз эшенең остасы. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте директорының эшчәнлеге район тормышыннан аерылгысыз. Безнең Биектау районы -...

Район Советының Анна Андреевна Захаровага "Биектау муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исем бирелү турындагы карарын биектаулылар шатланып каршы алдылар.
Аны һич икеләнүсез легендар шәхес дияргә була, ул искиткеч тырыш хезмәтчән, булдыклы җитәкче, үз эшенең остасы. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте директорының эшчәнлеге район тормышыннан аерылгысыз. Безнең Биектау районы - аның туган җире, һәм ул үзен бөтен барлыгы белән шуңа бирә.
Анна Андреевна яшьтән үк тормышын авыл хуҗалыгына багышлый. Хезмәт эшчәнлеген "Красная заря" совхозында гади бухгалтер булып башлый, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала.
70 нче еллар башында инде ул "Вперед" совхозында баш бухгалтер булып эшли, "Серп и молот" колхозы рәисе А.П.Орлов аны менә шул вакытта күреп ала һәм яңа Шәпшегә баш бухгалтер итеп чакыра.
А.А.Захарованың хезмәт стажы кырык алты ел тәшкил итә. Болар һөнәри үсеш еллары. Менә егерме алты ел инде ул районның һәм республиканың алдынгы хуҗалыгын җитәкли. Колхозга җитәкчелек итә башлау белән ул үзенә кадәр нигез салынган базаны ныгыта һәм киңәйтә. Беркайчан да җиңел юллар эзләми, әмма һәрвакытта да терлекчелектә һәм үсемлекчелектә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә омтыла. Менә шуның өчен дә шәпшелеләр башка төбәкләрдәге хуҗалыкларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнәләр, агропромышленность өлкәсендә эшләүче галимнәрнең киңәшләренә колак салалар. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте үзе дә республика һәм Бөтенроссия дәрә-җәсендә авыл хуҗалыгы семинарларын уздыру урыны булып тора.
Анна Андреевна - республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җитәкчелек итүче санаулы хатын-кызларның берсе. Хуҗалыкка ул совет чорында ук җитәкчелек итә башлады, колхозлар һәм совхозлар таркалган катлаулы чорда да хуҗалыкны саклап кала алды, бүген дә, хәзерге икътисади кыенлыкларны җиңеп, ирешелгәннәрне югалтмыйча, белгечләр һәм хезмәт коллективы бе-лән бергә заман сулышына аваздаш булып эшләргә тырыша.
Республикада А.А.Захарованың казанышларын югары бәялиләр. Аңа "ТАССРның атказанган экономисты", "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр бирелде, ә 2008 елда "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" дигән орден тапшырылды. Анна Андреевна - Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Авылдашлары аны күп еллар рәттән Биектау муниципаль район Советы депутаты итеп сайлыйлар.
Районның мактаулы гражданины дигән әле күптән түгел генә булдырылган исемне дә хөрмәтле Анна Андреевна районда дүртенче булып алды. Аңа шулай ук «Биектау районын үстерүдәге казанышлары өчен» дигән медаль дә тапшырылды. Без, аның якташлары, аңа чын күңелебездән агропромышленность өлкәсендәге катлаулы, изге, бик ки-рәкле хезмәтендә зур уңышлар, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф телибез.
Рәсемдә: район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин "Серп и молот" ширкәте директоры А.А.Захарованы "Биектау муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исем бирелү белән котлый.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев