Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

МАТУР СЫННАР ЯСАДЫК

Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Безнең Коркачык авылында да Яңа елга әзерлек алдан ук башланды. Иң беренче эш итеп мәдәният йорты каршында чыршы бизәп куелды. Аннары инде, үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп, кардан әкият геройларының сыннарын ясарга тотындык....

Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша.
Безнең Коркачык авылында да Яңа елга әзерлек алдан ук башланды. Иң беренче эш итеп мәдәният йорты каршында чыршы бизәп куелды. Аннары инде, үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп, кардан әкият геройларының сыннарын ясарга тотындык. Әле җитмәсә, кар да аз бит. Тирә-яктагы карны җыеп, бик матур еланнар, ташбака, диңгез йолдызчыгы, Кыш бабайның бүләкләр сала торган капчыгын ясадык. Бу эшне мәдәният йорты, китапханә, медпункт, мәктәп, балалар бакчасы, җирле үзидарә хезмәткәрләре белән бергәләшеп башкардык. Ясаган сыннарыбыз бик матур килеп чыкты.
Яңа ел кичәсе күңелле узды. Чыгыш ясаган һәр кешенең осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Шундый матур итеп җырлыйлар, бииләр. Ә инде "Мунча ташы"ннан күрсәтелгән күренешләрне залдагылар алкышларга күмде. Бәйрәмнең иң кызган чагында кунаклар - Кыш бабай, Кар кызы һәм Елан килеп керделәр. Кыш бабай, һәрвакыттагыча, капчыгындагы күчтәнәчләрен өләште, үзенең биюгә осталыгын да күрсәтте. Җилкендергеч музыка беркемне дә битараф калдырмады, залда утырулар, түзеп тора алмыйча, биергә керештеләр. Алар белән бергә Убырлы һәм Шүрәле дә биеп алдылар. Бәйрәм кичәсе барыбызга ошады. Менә шулай күңелле итеп эшли дә, ял да итә белә Коркачык халкы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев