20 сентябрь 2012 яңалыклары
-
КУРКЫНЫЧ ЙОГЫШЛЫ АВЫРУ
Дуңгызларның африка чумасы (АЧС) - зарарланган барлык хайваннарның үлеменә китерүче йогышлы авыру. Йорт хайваннары һәм барлык яшьтәге кыргый дуңгызлар авырый. Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Сәламәт дуңгызларга чир аларны инфекция йоктырган һәм вирус йөртүче дуңгызлар белән бергә асраганда йога. Чирнең клиник билгеләре: тән температурасы 41,5 - 42...
-
“БАЙТИК”ТА ИНВАЛИДЛАРНЫҢ СПОРТ ФЕСТИВАЛЕ
"Байтик" сәламәтләндерү лагеренда ТР инвалидлар фестивале узды. Монысы юбилейлы фестиваль, беренчесен уздырган көннән соң 20 ел вакыт узган. Фестивальнең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура белән спортны инвалидларның җәмгыятькә ияләшүенең һәм анда үз урыннарын табуның мөһим реабилитация чарасы буларак файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк инвалидларны физик культура һәм спорт белән...
-
КОНКУРС БАШЛАНА
Россия Федерациясе Пенсия фонды "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча 2012 елның иң яхшы страховать итүчесе" дигән ел да уздырыла торган өченче Бөтенроссия конкурсының башлануы турында белдерә. Конкурста катнашучылар - Россия Пенсия фондына мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият взнослары түләүче страховать итүчеләр. Конкурста катнашу өчен страховать итүче Россия Пенсия фонды бюджетына үз хезмәткәрләренең...
-
ТҮЛӘҮ КӘГАЗЬЛӘРЕ КИЛДЕ
Хөрмәтле биектулылар! Сезгә август аена торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп квитанцияләрен китерделәр. Аларны карап чыкканнан соң күпләрегездә "Водоснабжение" һәм "Водоотведение" дигән хезмәтләр өчен язылган суммалар буенча сораулар тугандыр. Закондагы үзгәрешләр нигезендә инде 2011 нче елдан ук күп квартиралы һәр йортта гомуми йорт счетчигы куелган. Шуңа карап, тулаем алганда йортта кулланылган су...
-
КАЗАН ХАЛКЫ КЫШКА ЗАПАС ТУПЛАДЫ
Сентябрьдә Казанда көзге ярминкәләр башлана, анда республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары халык өчен кулай бәяләрдән үзләре җитештергән продукцияне саталар. Узган шимбәдә "Караваево" базары территориясендә Биектау районы сәүдә итте. 31 автомашинада унбер авыл хуҗалыгы предприятиесе, Латыйпов һәм Әхмәтовның крестьян-фермер хуҗалыгы Татарстан башкаласына ит һәм сөт продуктлары алып килделәр. "Ватан", "Бөреле", "Каенлык" ширкәтләре...
-
КРОССТА КАТНАШЫГЫЗ
23 нче сентябрь, якшәмбе көнне "Милләтләр кроссы-2012" булачак. Йөгереш район үзәге урамнары буйлап узачак. Массакүләм узышта укучылар, студентлар, предприятие, оешма, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук пенсионерлар катнашачак. Ярышлар 2013 нче елгы Универсиадага әзерлек кысаларында уздырыла. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар дипломнар, призлар һәм "Биектау" спорт комплексына бушлай йөрү...
-
ДЕМОГРАФИЯ – САННАРДА
2012 нче елның августында Биектау районы буенча демографик күрсәткечләр узган елның шул ук ае белән чагыштырганда өметле күренә. ЗАГС бүлеге бала туу турында 46 таныклык биргән, 2011 елдагы күрсәткеч - 35. Теркәлгән никахлар 29, узган ел 21 иде, аерылышулар саны кимрәк: 10 һәм 15. Узган ел җәйнең соңгы аенда гүр...
-
ЭШЛӘГӘННЕҢ КАДЕРЕН БЕЛӘЛӘР
Районда туфрак эшкәртүдә эшләүче иң алдынгы механизаторларга премияләр тапшыру дәвам итә. 18 нче сентябрьдә "АгроСтар" ширкә-теннән "МТЗ-1221" тракторларында эшләүче механизаторлар Айдар Габдрахманов, Раил Шәяхмәтов, "UТО- 1204"тә эшләүче Рифат Хәкимов белән Илгизәр Галиуллин Биектау районы башлыгыннан премия алдылар. "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә "МТЗ-1221" тракторларында туфрак әзерләүче Дамир Сафин, Зөфәр Ибраһимов, шулай...
-
ЯҢА УРЫНГА УҢАЙЛЫ УРНАШТЫЛАР
Безнең районда эшләүче, социаль өлкәгә караган өч оешма яңа урынга күчүләрен бәйрәм иттеләр. Хәзер Пенсия фонды идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм пенсияләр тарату хезмәте бер бинада урын алды. Әлеге күп функцияле үзәкне кыска гына вакыт эчендә "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәте төзеде. Бу төзелеш шәхси бизнес белән дәүләтнең халык мәнфәгатьләрендә бергә эшләвенә...