18 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Полициядә кем яхшырак эшли?
Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, хезмәтнең абруен күтәрү һәм полициянең участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикере булдыру максатында Россия Эчке эшләр министрлыгы ел саен "Халык участковые" дигән Бөтенроссия конкурсы уздыра. РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән полиция участковые, полиция майоры Жиленко Геннадий Михайлович (өстән 1 нче рәсемдә)....
-
Ул безгә бик кирәк
Элек авылларда ишле гаилә булып яшәделәр: әти-әниләр олырак балалар белән колхозда эшләделәр, ә әби белән бабайлар, өй мәшәкатьләрен карап, кечкенә балаларга күз-колак булып тордылар. Бүген авылда ялгыз карт-карчыклар күп, балалары үз яннарына чакырсалар да, аларның гомер буе яшәгән урыннан китәселәре килми. Аларга җиңел түгел, әлбәттә, яшь барган саен көч тә...
-
Кыю егетләр бар икән әле
Сезгә яшьләребезнең кайвакытларда без уйлаганча начар булмавына инандыра торган бер очрак турында сөйлисем килә. Август азакларында мин Биектаудагы платформада Арча ягыннан килүче иртәнге электричканы көтеп тора идем. Ә шәһәр ягыннан станциягә йөк поезды якынлашып килә. Шунда элекке вокзал урнашкан җирдән рельслар аша бер кеше платформага таба юнәлде. Бәлки ул үзен...
-
Ярминкә була
Биектауда район хуҗалыклары һәм фермерлары үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе 22 сентябрьдә уздырылачак. Район үзәгендә сәүдә урыны - сәүдә үзәге янындагы мәйданчык, Биектау авылында - "Биектау" спорт комплексы янындагы мәйданчык. Сатуда бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, ашлык, печән, салам булачак. Ярминкә сәгать 7 дә башлана.
-
“Көзге кайгыртучанлык”
Әле кичә генә җәйге кызулыктан качып, күләгәлерәк урын эзләгән кебек идек, ә инде карлары-бураннары белән кыш җитәргә дә күп калмаган икән. Кышкы салкыннарда тыныч булу өчен аңа хәзердән үк әзерләнә башларга кирәк. "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге 12 нче сентябрьдән үз тәрбиясенә алган ялгыз карт-карчыклар өчен "Көзге кайгыртучанлык"...
-
Әбүнәче көне
Бүген безнең районда Биектау район үзәгендәге почта бүлегендә Әбүнәче көне үткәрелә. Газетага яки журналларга язылырга теләүчеләр почта хезмәткәрләреннән квалификацияле консультация алырлар, шулай ук призлар да биреләчәк. Бу көнне республика басмалары редакцияләре вәкилләре белән дә аралашу мөмкин булачак. Әбүнәче көнендә "Биектау хәбәрләре" ("Высокогорские вести") газетасы редакциясе дә катнаша. Газета укучыларыбызга без...
-
Авыл – шәһәргә
Узган шимбәдә "Караваево" базары территориясендә Биектау районы сәүдә итте. 31 автомашинада унбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Латыйпов һәм Әхмәтовның крестьян-фермер хуҗалыклары Татарстан башкаласына ит, сөт, яшелчә һәм башка товарлар алып килделәр. "Ватан", "Бөреле", "Каенлык" ширкәтләре бәрәңгесенә сорау зур булды. Бүгенге көннең иң популяр товарын килограммын 8 сумнан халык кырылып алды. Башка...
-
Сөенечле вакыйгалар атнасы
Узган атна азагында район өчен мөһим вакыйгалар тантаналы төстә билгеләп үтелде. Җиңү паркы һәм РФның Биектау муниципаль районындагы Пенсия фонды идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм пенсияләр тарату хезмәте урнашкан күп функцияле Үзәкнең тантаналы ачылышы булды. Шушы уңайдан биектаулылар янына кунакка Татарстан Республикасының хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм...