Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Ул безгә бик кирәк

Элек авылларда ишле гаилә булып яшәделәр: әти-әниләр олырак балалар белән колхозда эшләделәр, ә әби белән бабайлар, өй мәшәкатьләрен карап, кечкенә балаларга күз-колак булып тордылар. Бүген авылда ялгыз карт-карчыклар күп, балалары үз яннарына чакырсалар да, аларның гомер буе яшәгән урыннан китәселәре килми. Аларга җиңел түгел, әлбәттә, яшь барган саен көч тә...

Элек авылларда ишле гаилә булып яшәделәр: әти-әниләр олырак балалар белән колхозда эшләделәр, ә әби белән бабайлар, өй мәшәкатьләрен карап, кечкенә балаларга күз-колак булып тордылар.
Бүген авылда ялгыз карт-карчыклар күп, балалары үз яннарына чакырсалар да, аларның гомер буе яшәгән урыннан китәселәре килми. Аларга җиңел түгел, әлбәттә, яшь барган саен көч тә кими бит. Ветераннар дәүләтнең дә, шулай ук үсеп килүче буынның да кайгыртучанлыгына мохтаҗ. Бу бурыч социаль хезмәтләргә йөкләнгән. Социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге аны яхшы башкара. Һәр авылда өлкәннәргә социаль хезмәткәр билгеләнгән, алар өй эшләрендә булышалар, күңелләре күтәренке булсын, ялгызлыкны тоймасыннар дип тырышалар. Су алып кайталар, идән юалар, ашарга әзерлиләр, ишегалларын чистарталар, коммуналь хезмәтләргә түлиләр, дарулар алып кайталар, документларны теркәргә булышалар.
Кодусия Гомәр кызы - шундыйларның берсе. Ул тумышы белән Яшел Үзән районыннан, 1983 нче елда урта мәктәп тәмамлап, Лаеш техникумына укырга кергән. Укуын тәмамлагач, безнең авыл егете Фирдинат Хәкимҗановка тормышка чыкты. Гаилә еллар узу белән ишәйде: аларның ике уллары һәм бер кызлары бар. Олы уллары һәм кызлары Казанда укыйлар һәм шунда яшиләр. Балалары - Фирдинат белән Кодусиянең зур шатлыгы. Кодусия Хәкимҗанова "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенә 2007 нче елда килгән. Менә 5 ел инде ул өлкәннәрне, шул исәптән мине дә тәрбияли. Аңа 5 ветеран беркетелгән. Ул алар турында, үз туганнары кебек, ихлас күңеленнән, җан җылысын биреп кайгырта. Намуслы хезмәтләре, өлкәннәрнең ялгыз тормышына ямь өстәүләре, аларга йомшак сүзләре һәм эшләре белән булышулары өчен Кодусия Гомәр кызына һәм "Өмет" Үзәге коллективына рәхмәт әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев