Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Полициядә кем яхшырак эшли?

Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, хезмәтнең абруен күтәрү һәм полициянең участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикере булдыру максатында Россия Эчке эшләр министрлыгы ел саен "Халык участковые" дигән Бөтенроссия конкурсы уздыра. РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән полиция участковые, полиция майоры Жиленко Геннадий Михайлович (өстән 1 нче рәсемдә)....

Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, хезмәтнең абруен күтәрү һәм полициянең участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикере булдыру максатында Россия Эчке эшләр министрлыгы ел саен "Халык участковые" дигән Бөтенроссия конкурсы уздыра.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән полиция участковые, полиция майоры Жиленко Геннадий Михайлович (өстән 1 нче рәсемдә). Эчке эшләр органнарында 1993 нче елдан бирле эшли. Биектау авыл җирлегенең административ участогына, Биектау авылының Юбилейная, Мичурин, Сельхозтехника урамнарына хезмәт күрсәтә, халык саны 3670 кеше. Полициянең участок пункты Биектау авылы, Мичурин урамы, 1 А йортта урнашкан.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли, спорт белән мавыга.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән полиция участковые, полиция майоры Жиленко Вячеслав Михайлович (2 нче). Эчке эшләр органнарында 1993 нче елдан бирле эшли. Пермяки һәм Биектау авыл җирлекләренең административ участогына, Пермяки, Инеш, Эстачи, Калинино, Клетни, Пановка авылларына хезмәт күрсәтә, халык саны 1291 кеше. Полициянең участок пункты Биектау авылының Мичурин урамындагы 1 А йортта урнашкан.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли, спорт, автомобильләр белән мавыга.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән полиция участковые, полиция майоры Арсланов Әнвәр Габделбари улы (3 нче). Эчке эшләр органнарында 2001 нче елдан бирле эшли. Биектау авыл җирлегенең административ участогына, Б.Красная, Кооператив, Үзәк, Тукай, Татарстан, Озерная, Малиновая, Полевая, Мир, Энергетиклар, Иске-Казан, Отрадная, Овражная, Сосновая, Калиновая, Дальняя, Большая Красная, 1, 2, 3 нче Степная, Магистральная, Тополиная, Сиреневая, Рябиновая, Каменная, Павел Содомов, Слобода, Дачная, 1, 2 нче Яшьләр, Бигичев урамнарына хезмәт күрсәтә. Полициянең участок пункты Биектау авылының Мичурин урамындагы 1 А йортта урнашкан.
Өйләнгән, бер бала тәрбияли, спорт, автомашиналар белән мавыга.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән полиция участковые Җәләев Алмаз Рөстәм улы (4 нче). Эчке эшләр органнарында 2001 нче елдан бирле эшли. Ямаширмә, Иске-Казан авыл җирлекләренең административ участогына, Коркачык, Камаево, Татар Әйшәсе, Югары Ия, Кызыл Күл, Рус Урматы, Татар Урматы авылларына, 835 километрдагы тукталыш платформасына хезмәт күрсәтә. Полициянең участок пункты Ямаширмә авылында урнашкан.
Өйләнгән, бер бала тәрбияли, спорт, автомашиналар, балык тоту белән мавыга.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән полиция участковые, полиция майоры Зарипов Данис Ризван улы (5 нче). Эчке эшләр органнарында 1993 елдан бирле эшли. Дөбъяз авыл җирлегенең административ участогына, Дөбъяз, Олы Солабаш, Кече Солабаш, Таршна, Торнаяз, Шыпшыйк авылларына хезмәт күрсәтә. Полициянең участок пункты Дөбъяз авылының Ленин урамындагы 28 нче йортта урнашкан.
Өйләнгән, өч бала үстерә, спорт, автомашиналар, балык тоту белән мавыга.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең полиция участковые, полиция лейтенанты Тихонов Сергей Геннадьевич (6 нчы). Эчке эшләр органнарында 1992 елдан бирле эшли. Усад авыл җирлегенең административ участогына хезмәт күрсәтә. Полициянең участок пункты Усад авылының Совет урамындагы 55 нче йортта урнашкан.
Өйләнгән, ике бала үстерә, спорт, автомашиналар, балык тоту белән мавыга.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең полиция участковые, полиция капитаны Шиһабиев Илгиз Габделхәй улы (7 нче). Эчке эшләр органнарында 2004 елдан бирле эшли. Олы Битаман, Алан-Бәксәр, Суыксу, Әлдермеш авыл җирлекләре территориясенә кергән торак пунктларга хезмәт күрсәтә. Полициянең участок пункты Суыксу авылында урнашкан.
Өйләнгән, ике бала үстерә, спорт, балык тоту белән мавыга.

Хөрмәтле биектаулылар!
Сез иң яхшы участковый өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында тавыш бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев