14 июнь 2012 яңалыклары
-
Күрсәгез, шалтыратыгыз!
2011 нче елның 2 нче июнендә Биектау районының Каенлык авылындагы пилорамадан 1985 нче елның 25 нче сентябрендә Мари АССРның Моркин районы Красный Стекловар поселогында туган, Красный Стекловар поселогы, Дзержинский урамындагы 12 нче йортта теркәлгән Сергеев Александр Сергеевич юкка чыкты. Аның кайда икәнлеге шушы вакытка кадәр билгеле түгел. ТР тикшерү комитетының...
-
Боксерларны җиңү белән котлыйбыз
Безнең үсмерләр 2000-2001 нче елда туган малайлар арасында бокс буенча 1-3 июньдә Арчада узган республика турнирында катнаштылар. Ярышларга командалар Татарстанның кырык өч районыннан килде. Барлыгы йөз илледән артык спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән Камил Рәхимов, Арсений Арсеньев, Эмиль Борисов беренче урыннарны, Роман Яшин, Ислам Яруллин - икенче,...
-
Ә сез Балаларның ышаныч телефоны белән танышмы?
Кадерле балалар, бу мәгълүмат сезнең өчен! Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең. Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин. Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр...
-
Шәфкать ияләре
Медицина хезмәткәрләре көне якынлаша, шуңа күрә минем Биектау район үзәк больницасы исеменә рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Без хатыным Валентина Ивановна белән белән Камай авылында яшибез. Быел язын ул аяк сеңерләрен имгәтте. Минем шалтыратура "ашыгыч ярдәм" бик тиз арада килеп җитте. Хатынымны больницага озаттык. Хирургия бүлеге мөдире Азат Алексеевич Сидуков операцияне...
-
Максатлары – яхшылык эшләү
Моннан ел ярым элек тормышымда шатлыклы вакыйга булды: ирем белән тиздән сабыебыз туачагы турында белдек. Биектау район үзәк больницасында мин ышанычлы табибләр: Дамира Мөбәрәкҗан кызы Галиәкбәрова, Фирдәүс Фарук кызы Зыятдинова, Әлфия Зиннәт кызы Ризвановага мөрәҗәгать иттем. Алар йөклелек вакытында күзәтелә торган үзгәрешләр турында гади һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр, үземнең һәм...
-
Фестивальгә рәхим итегез!
Көнчыгыш мәдәниятенең Халыкара хәйрия музыка фестивале 17 нче июньдә Камаево станциясе янында Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә туристлар һәм республика халкын үз янына җәлеп итеп торыр. Риваятьләр белән сугарылган урында, ачык күк йөзе астында кешеләр төрле милләт музыкантлары башкаруында көнчыгыш халыклары музыкасын һәм җырларын тыңларлар. Фестивальне оештыручылар ул шәфкатьлелек, гуманлылык, дөнья...
-
Шифалы үләннәр җыегыз
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яфрак азык хәзерләргә район оешмалары һәм учреждениеләре булышыр. Малларның баш саныннан чыгып, 212960 данә шифалы себерке һәм 19360 бәйләм дару үләннәре җыярга кирәк булачак. Хезмәт коллективлары җиткерелгән бурычны башкаруга - 110ар данә яфрак азык себеркесе әзерләүгә агымдагы атнада ук керешәчәкләр.
-
Азык хәзерләүгә керештек
Район хуҗалыклары азык хәзерли башладылар. Сабантуйга кадәр 1235 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр урылды, шул исәптән "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә - 490, "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 160 гектар. "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 11 нче июньгә 105 гектар урдырдылар һәм 150 тонна тыгызланган печән әзерләделәр.
-
Һөнәри бәйрәмегез белән, медицина хезмәткәрләре!
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Совет һәм башкарма комитет исеменнән медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Биектау район үзәк больницасының зур коллективына, безнең сәламәтлек, авыруларга профилактика ясау - җәмгыятьнең иминлеге турында кайгыртучы кешеләргә район башлыгы халыкның сәламәтлеген саклау эшендә зур уңышлар, шатлык-бәхетләр тели.
-
Җырлары һәм гармуннары белән Сабантуйлар килде әйләнеп
Милли бәйрәмебез Сабантуй ел саен эчтәлеклерәк, кызыклырак була бара, яңа төсмер-ләр ала. Ул күптәннән инде сабан бәйрәме генә булып тормый, аның спорт ярышлары мәй-данына, концерт сәхнә-сенә, һәм, әлбәттә, алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләрен бүләкләү трибунасына әверелгәненә дә байтак вакыт. Менә быел да район Сабантуе хезмәт кешеләрен...