Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Максатлары – яхшылык эшләү

Моннан ел ярым элек тормышымда шатлыклы вакыйга булды: ирем белән тиздән сабыебыз туачагы турында белдек. Биектау район үзәк больницасында мин ышанычлы табибләр: Дамира Мөбәрәкҗан кызы Галиәкбәрова, Фирдәүс Фарук кызы Зыятдинова, Әлфия Зиннәт кызы Ризвановага мөрәҗәгать иттем. Алар йөклелек вакытында күзәтелә торган үзгәрешләр турында гади һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр, үземнең һәм...


Моннан ел ярым элек тормышымда шатлыклы вакыйга булды: ирем белән тиздән сабыебыз туачагы турында белдек.
Биектау район үзәк больницасында мин ышанычлы табибләр: Дамира Мөбәрәкҗан кызы Галиәкбәрова, Фирдәүс Фарук кызы Зыятдинова, Әлфия Зиннәт кызы Ризвановага мөрәҗәгать иттем. Алар йөклелек вакытында күзәтелә торган үзгәрешләр турында гади һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр, үземнең һәм туачак баламның сәламәтлеген даими игътибар үзәгендә тоттылар.
Кызым дөньяга аваз салганнан соң да аларның ярдәмен тоеп тордык. Участок педиатры белән шәфкать туташы даими килеп, баланы тикшереп-карап тордылар. Кызыбыз бераз авырып киткәч, Фирая Минҗан кызы Җаббарова белән Галина Никитична Таланова яр-дәмгә ашыктылар. Һәрвакыт ягымлы елмаеп каршы алдылар, көйсезләнә башлаган балага процедураларны зур түземлелек белән уздырдылар. Мин кызымның сәламәтлеге өчен башта бик курыккан идем, әмма физиотерапия кабинетында эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы, игътибарлылыгы бөтенесе дә яхшы булыр, дигән өмет уятты.
Шулай ук үземнең һәм сабыемның сәламәтлеген торгызуга Зөлфия Бариева белән Вероника Луппованың массаж ясавы да ярдәм итте.
Әни булу гаять катлаулы хезмәт икән, бу бигрәк тә баштагы чорда нык сизелә. Тиздән үземдә дә табибләр ярдәменә зарурлык килеп чыкты: физик авырлыклар, күп уйлану-борчылулар эзсез узмады. Монысында инде невропатологлар Рәшидә Зиннәт кызы Исаева белән Гөлчирә Камил кызы Газизуллина нык булышты, алар билгеләгән дәваның файдасы тиде. Тагын Ф.М.Җаббарова белән Г.Н. Талановага мөрәҗәгать иттем. Менә шушы табибләрнең кеше кайгысына битараф булмаулары, безнең сәламәтлек турында кайгыртулары нәтиҗәсендә без хәзер кызым белән тулысынча савыктык.
Тиздән кызым Дариночкага бер яшь тулачак, ул бик хәрәкәтчел һәм кызыксынучан булып үсә. Минем кыен минутларда ярдәм кулы сузучыларга - Биектау район үзәк больницасы табибләренә һәм шәфкать туташларына бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Кеше хәлен аңлавыгыз, акыллы киңәшләрегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт яусын сезгә!

Рәсемнәр: врач-физиотерапевт Ф.Җаббарова һәм физкабинет медсестрасы Г.Таланова.
А.Тимонин фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев