Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Ә сез Балаларның ышаныч телефоны белән танышмы?

Кадерле балалар, бу мәгълүмат сезнең өчен! Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең. Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин. Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр...

Кадерле балалар, бу мәгълүмат сезнең өчен!
Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең.
Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин.
Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр дә була.
Синең, телефонга шалтыратып, үзеңнең хис-кичерешләрең, проблемаларың турында сөйләргә һәм профессиональ ярдәм күрсәтүче психологлар ярдәмен алырга мөмкинлегең бар.
"Балаларның ышаныч телефоны" - психологик хезмәт, анда балалар һәм ата-аналар үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Синең, әлбәттә, проблемаларың туган. Әйдәгез шуларның кайберләрен хәл итеп карыйк.
Кем ул психолог? Психолог - белгеч, аның төп бурычы кешеләргә шәхси проблемаларны хәл итәргә һәм күңел газапларын җиңеләйтергә булышу.
Әгәр бу ситуациягә син инде эләккән булсаң, нәрсә эшләргә кирәклеген белсәң, аны үзең генә хәл итү, әлбәттә, мөмкин. Әгәр бу проблема сиңа яңа һәм билгесез булса, нишләргә? Ышаныч телефонына шалтырату бу мәсьәләне аз югалтулар бәрабәренә хәл итәргә булыша. Ышаныч телефонындагы психолог сине тыңлый һәм сез бергәләп кыен хәлдән чыгу юлын табасыз. Әлбәттә, сине тыңларга һәм авыр вакытларда сиңа ярдәм итәргә әзер булган дуслар булганда яхшы. Мәсәлән, теш сызлаганда. Якыннарың сиңа авыртуны ничек басарга киңәш бирергә әзер. Сиңа чыннан да күпмедер вакытка аларның рецептлары ярдәм итәр. Әмма авырткан тешне бары стоматолог кына дәвалый ала.
Шәхси проблемалар булган очракта якын кешеләрең сиңа шулай ук киңәшләр бирә алалар, әмма аларның киңәшләре һәрвакытта да дөрес булмый, синең проблемаңны хәл итүгә туры килми.
Сине аңламаслар дип куркасыңмы? Мөгаен, синең тормышыңда шундый ситуацияләр булгандыр: син яклау һәм аңлау өмет итеп якыннарың белән үз проблемаларыңны уртаклашкач, алар, киресенчә, синең гамәлләренә бәя бирә һәм сине гаепли башлаганнардыр. Ышаныч телефонындагы психолог-консультант сине ничек бар, шулай кабул итәргә әзер. Әгәр синең проблемаңны хәл итәр өчен алга таба да ярдәм кирәк булса, ышаныч телефоны психологлары кирәк булган кадәр ярдәм итәргә әзерләр, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтәчәкләр.
Ничек итеп ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә карар кылырга?
Мондый очракларда иң мөһиме - шалтыратырга, операторның тавышын ишеткәч, исәнләшергә... Алга таба берничә вариант бар. Сине нәрсә борчыганын турыдан-туры әйтергә мөмкин. Яки башка зат, ягъни дус егетең, дус кызың исеменнән ситуацияне аңлатырга, янәсе бу хәл башка бер кеше белән килеп чыкты дип. Син шул рәвешле дустыңа ярдәм итәсең.
Гадәттә үзеңә кагылышы булмаган хәл турында сөйләве җиңелрәк.
"Балаларның ышаныч телефоны" белгеченә нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә була?
- Теге яки бу хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклекне белмәгәндә ;
- сиңа берәр кыз яки малай ошый һәм син ничек итеп аны үзеңә каратырга белмисең;
- өлкәннәрдән кем белән булса да каршылык килеп чыга һәм шуның белән бәйле рәвештә сине борчу хисе биләп ала;
- мәктәптә укытучылар белән проблема;
- әти-әниләрең сине аңламыйлар һәм син алар янында үзеңне ничек тотарга һәм аларның ышанычын, хөрмәтен ничек казанырга икәнен белмисең;
- дустың белән ачуланышу;
- мәктәптә (урамда, өйдә) рәнҗеттеләр;
- берәүне дә күрәсең дә, аралашасың да килми;
- дустың тәмәке тарта (исерткеч эчемлекләр яки наркотиклар куллана); аңа бу бәйлелектән котылырга ничек булышырга? Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- син катлаулы хәлгә дучар булдың һәм аннан чыгу юлын таба алмыйсың;
- нинди һөнәр сайларга һәм киләчәктә кем булырга?
Шушы һәм үзеңне дулкынландырган башка сораулар буенча "Балалар ышаныч телефоны" (8-800-2000-122) белгечләренә шалтыратырга була. Шалтырату стационар яки кәрәзле телефоннан бушлай һәм аноним. Шулай ук Биектау районының мәгариф бүлегенә (Совет урамы, 13 нче йорт, каб. № 1, 2-36-01) яки "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенә (Чернышевский урамы, 32 нче йорт, 2-40-72) килә яки шалтырата аласыз.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев