29 май 2012 яңалыклары
-
Социаль өлкәдә нинди үзгәрешләр булачак?
2012 елның 7 маеннан 567 нче "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру буенча чаралар турында" РФ Президенты Указы чыккан. Дәүләт социаль сәясәтен камилләштерү өчен РФ Хөкүмәтенә түбәндәге чараларны гамәлгә ашыру зарур. Шулай итеп, 2018 елга реаль хезмәт хакының күләме - 1,4-1,5 тапкырга, ә табибларның, вуз укытучыларының һәм фәнни хезмәткәрләрнең уртача айлык...
-
Аттестация башланды
Район мәктәпләрендә имтиханнар башланды. Дүшәмбе көнне унберенче сыйныфлар информатика, биология, тарих, сишәмбе көнне тугызынчы сыйныфлар математика буенча имтихан тапшырдылар. Төп гомуми белем мәктәбе курсы өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен 472 тугызынчы сыйныф укучысы узачак. Бердәм дәүләт имтиханын 208 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак. Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру урыны итеп 2 нче Биектау...
-
“Таттелеком” пенсионерларны бушлай укыта
"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте - Биектау районы электр элемтәсе бүлеге пенсионерларны бушлай компьютер белеме нигезләренә өйрәтә. 20 сәгатьлек программалы курслар түбәндәге адрес буенча элемтә бүлеге бинасында июнь аенда уздырылачак: Биектау станциясе, Кооператив урамы, 4 нче йорт. Укырга теләге булганнар 8(84365)23025 телефоны буенча языла алалар.
-
Булдыклы сыер савучылар
Узган шимбәдә Чыршыда машина белән саву операторларының район конкурсы узды. Терлекчеләр теория, аппаратны сүтү һәм җыю, саву технологиясе буенча имтихан тапшырдылар. Иң яхшы сыер савучы дигән исемне "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Әнзия Әүхиева яулады. Аңа күчмә Кубок, җиңүчегә бирелә торган кызыл тасма, медаль, Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды. 15...
-
БӨРЕЛЕДӘ СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ
Бөтен илдәге кебек, Бөреле урта мәктәбендә дә 25 нче май көнне "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Быел мәктәп тәмамлаучылар аз - нибары җиде генә булса да, моннан бәйрәмнең тантаналылыгы һәм ямьлелеге бер дә кимемәде. Илле дүртенче чыгарылышны, һәрвакыттагыча, бөтен мәктәп, укучыларның әти-әниләре, кунаклар, авылдашлар җыелган ишегалдында билгеләп үттеләр. 1 нче сентябрьдә игътибар...