Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Социаль өлкәдә нинди үзгәрешләр булачак?

2012 елның 7 маеннан 567 нче "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру буенча чаралар турында" РФ Президенты Указы чыккан. Дәүләт социаль сәясәтен камилләштерү өчен РФ Хөкүмәтенә түбәндәге чараларны гамәлгә ашыру зарур. Шулай итеп, 2018 елга реаль хезмәт хакының күләме - 1,4-1,5 тапкырга, ә табибларның, вуз укытучыларының һәм фәнни хезмәткәрләрнең уртача айлык...

2012 елның 7 маеннан 567 нче "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру буенча чаралар турында" РФ Президенты Указы чыккан.
Дәүләт социаль сәясәтен камилләштерү өчен РФ Хөкүмәтенә түбәндәге чараларны гамәлгә ашыру зарур.
Шулай итеп, 2018 елга реаль хезмәт хакының күләме - 1,4-1,5 тапкырга, ә табибларның, вуз укытучыларының һәм фәнни хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы шул региондагы уртача хезмәт хакының 200 %ына кадәр артырга тиеш.
2020 елга югары квалификацияле хезмәткәрләрнең саны квалификацияле хезмәткәрләр санының өчтән бер өлешен тәшкил итәрлек булып артырга тиеш.
Ел саен 2013 елдан 2015 елга кадәр инвалидлар өчен 14,2 меңгә кадәр махсус эш урыннары булдыру зарур.
2012 елның 1 декабренә кадәр икътисадның бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү системасын этаплап камилләштерү программасы кабул ителергә тиеш. Түләүне арттыруның конкрет сыйфат күрсәткечләренә һәм күрсәтелә торган хезмәтләр санына нигезләнүе мөһим. Шуның белән бергә шуны күздә тоту зарур: 2018 елга социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, медицина оешмалары хезмәткәрләрен, кече медперсоналны, урта медицина (фармацевтика) персоналын да кертеп, шушы региондагы уртача хезмәт хакыннан 100 % ка кадәр арта. Медицина хезмәтләре күрсәтүче (аларның күрсәтүне тәэмин итүче) югары белемле медицина оешмалары хезмәткәрләренә килгәндә, хезмәт хакының артуы 200 % ка кадәр булырга тиеш.
2013 елның 1 апреленә кадәр эшнең нәтиҗәлелеге критерийларын һәм алар эшчәнлегенең ачык рейтингларын кертүне дә кертеп, социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның эш сыйфатын ирекле бәяләү системасын формалаштыру кирәк.
Шулай ук Россия мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә игътибар юнәлдерелде. Аерым алганда, 2015 елга кече шәһәрләрдә ким дигәндә 5 мәдәни үсеш үзәге барлыкка килергә тиеш, ә алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, талантлы яшь авторларга дәүләт стипендияләре күләмен 4 меңгә кадәр арттыру зарур.
Указ рәсми төстә басылып чыккан көннән үз көченә керә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев