Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

БӨРЕЛЕДӘ СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ

Бөтен илдәге кебек, Бөреле урта мәктәбендә дә 25 нче май көнне "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Быел мәктәп тәмамлаучылар аз - нибары җиде генә булса да, моннан бәйрәмнең тантаналылыгы һәм ямьлелеге бер дә кимемәде. Илле дүртенче чыгарылышны, һәрвакыттагыча, бөтен мәктәп, укучыларның әти-әниләре, кунаклар, авылдашлар җыелган ишегалдында билгеләп үттеләр. 1 нче сентябрьдә игътибар...

Бөтен илдәге кебек, Бөреле урта мәктәбендә дә 25 нче май көнне "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Быел мәктәп тәмамлаучылар аз - нибары җиде генә булса да, моннан бәйрәмнең тантаналылыгы һәм ямьлелеге бер дә кимемәде. Илле дүртенче чыгарылышны, һәрвакыттагыча, бөтен мәктәп, укучыларның әти-әниләре, кунаклар, авылдашлар җыелган ишегалдында билгеләп үттеләр.
1 нче сентябрьдә игътибар үзәгендә беренче сыйныфлар булса, май аеның шушындый матур көнендә карашлар унберенче сыйныф укучыларына төбәлде. Бөреле урта мәктәбен тәмамлаучыларны котларга керешкәнче, тугызынчы сыйныфларга төп мәктәп курсы өчен йомгаклау аттестациясен узарга, ә унберенче сыйныфларга бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга рөхсәт ителү турындагы боерык укылды.
Бәйрәмдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Марат Җаббаров катнашты. Балаларны иң беренче булып шушындый үзенчәлекле һәм гомергә истә кала торган көн белән мәктәп директоры Нина Григорьевна Медведева котлады, аларга, барыннан да бигрәк, имтиханнарда уңышлар теләде.
Линейкага җыелучыларның барысына да ул район башлыгының мәктәп тәрәзәләрен (яңартасы тәрәзәләр барлыгы 154) алыштыруда ярдәм вәгъдә итүе турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерде.
Аннары Бөреле укучыларына район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзе мөрәҗәгать итте. Бүген киләчәк тормыш юлын сайлау алдында торучы мәктәп тәмамлаучыларга ул, белем алып, туган төбәкләре - Бөрелегә, үз районнарына әйләнеп кайтуларын теләде.
Марат Җаббаров бәхетле "җиделегә" юлларында һәрвакыт яшел ут янып торуын теләп: "Үзегездән торганның бөтенесен дә эшләгез. Төпле белемгә ия булсагыз, сезне күреп тә алырлар, тиешле бәя дә бирерләр", - диде.
Бөреле урта мәктәбендә 287 укучы. Унберенче сыйныфтагы җиде укучыдан тыш, быел 24 дүртенче һәм 34 тугызынчы сыйныф баласы чыгарылыш сыйныфы булып тора. Линейкада мәктәп директоры бу сыйныфларның һәркайсы янында булды, һәркайсына җылы сүзләр тапты. Ә мәктәп белән хушлашучыларны эш кешеләре булырга өндәде. Педагоглар аларны белем алырга өйрәттеләр, ә калганы инде үзләреннән торачак.
Әлеге көнне мәктәп ишегалдында беренче сыйныфлардан, укытучылардан, ата-аналардан, авылдашлардан 11 нче сыйныфларга карата бик күп шигырь юллары яңгырады. Беренче укытучылары Е.Б.Гыйлаҗева һәм Л.Г.Титова элекке укучыларын соңгы кыңгырау көне белән котладылар һәм уңышлар теләделәр. Хәзерге сыйныф җитәкчеләре Галина Александровна Приказчикова балаларга булган мөнәсәбәте, алар белән аерылышуның ничек авыр булуы турында сөйләгәндә дулкынлануын да яшерә алмады.
Мәктәп тәмамлаучылар үзләре дә педагогларына шатлыклы һәм моңсу хисләр белән сугарылган шигырь юллары аша рәхмәт белдерделәр. Күңелле музыка яңгырады һәм алар башка өлкән сыйныф укучылары белән бергә вальс бии башладылар. Бу бәйрәмнең иң матур, иң тәэсирле мизгелләреннән берсе булды. Әле тагын мәктәп белән хушлашучылар өчен Петр1 үзе чыгарган Указын да укыды.
Бөреледәге күркәм гадәт буенча күккә күгәрченнәр очырдылар. Тантаналы линейкада катнашучылар аларның бөтерелә-бөтерелә очуын тын да алмый күзәттеләр. Күгәрчен - матур кош кына түгел, ул тынычлык, бәхет, тормышчанлык символы да.
Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп директорына купшы розалар, ә беренче сыйныфларга тәм-томнар бүләк иттеләр. Линейка һәр елдагыча тәмамланды: унберенче сыйныф егете Алексей Кузнецов кулына кыңгырау тоткан беренче сыйныф кызы Ләйсән Нигъмәтҗанованы җилкәсенә күтәрүгә соңгы кыңгырау чыңлый да башлады. Уңган юллар сезгә, Бөреле яшьләре!

Рәсемнәрдә: 25 нче майда Бөреле урта мәктәбендә тантаналы линейка.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев