14 декабрь 2011 яңалыклары
-
Безгә күп кирәкми
Без, өлкән буын кешеләре, сугыш чоры балалары, тормышта яхшыны аз күрдек, күбебезнең балачагы ятимлектә узды, бөтенебез дә укый алмады. Җиде сыйныф бетердек тә сыер савучылар, дуңгыз караучылар булып эшли башладык, атлар җиктек, җир сөрдек, чәчтек. Бер мизгелдә барысы да җимерелде, хәтта эре авыллар бушап калды, күп урыннарда җирләр эшкәртелми, юллар...
-
Энергоуниверситет җитәкчесе
Илдар Халиков Казан энергоуниверситетының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул - "Сетевая компания" генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Эдвард Абдуллаҗанов. Эдвард Юныс улы - безнең район кешесе. Ул заманында Биектау комсомол райкомының беренче секретаре, Биектау РЭСы начальнигы булып эшләде. Оештыру сәләтен һәм һөнәри осталыгын күреп, аны Казанга эшкә чакырдылар. Хәзерге вакытта...
-
Ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк
"Ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2011 елның ноябрендә Федераль закон кабул ителде (әлегә үз көченә кермәде). Төзәтмәләр ришвәтчелек белән көрәш чараларын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең һәм дәүләт (муниципаль) вазифаларын башкаручы затлар өчен хокуклар, бурычлар, чик-ләүләр һәм тыюлар билгеләнгән....
-
Биектау – 5 нче урында
Составында шәһәрләр булмаган районнар арасында безнең Биектау районы бишенче урында тора. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын статистик мәгълүматлар нигезендә ТРның Икътисад министрлыгы билгели. Икътисади үсешнең гомуми күрсәткечләре буенча да безнең район бишенче урында. "Тармак үсеше" бүлеге күрсәткечләре буенча без җиденче урында.
-
Юмартлык – изгелек билгесе
"Биектау" хәйрия фондына быел 4,5 миллион сум акча күчерелде. Матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында зур оешмалар да, мәктәпләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә бар. Бу акчалар социаль яклауга һәм халыкның якланмаган катлауларына ярдәм итүгә, районны төзекләндерүгә, Сабантуй бәйрәмен уздыруга, районның дини учреждениеләрен ремонтларга булышуга тотылды.
-
Кичектергесез бурычлар
Предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында бу дүшәмбедә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин зур киңәшмә уздырды. 4 декабрьдә узган РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның нәтиҗә-ләре, шулай ук 2011 елның калган көннәрендә кичектермичә хәл ителергә тиешле бурычлар турында фикер алыштылар. Бу Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек тә, Биектау...
-
Гер күтәрүчеләр турниры
Гер спорты буенча спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә республика турнирын оештыру инде матур традициягә әверелде. Менә быел да "Биектау" универсаль спорт залында шушы спорт төрен сөючеләр җыелды. Үз осталыкларын күрсәтү, башка герчеләрнең эшен карау өчен алар төрле районнардан килделәр, чөнки теләсә нинди ярыш көндәшлек кенә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен менә...