Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Безгә күп кирәкми

    Без, өлкән буын кешеләре, сугыш чоры балалары, тормышта яхшыны аз күрдек, күбебезнең балачагы ятимлектә узды, бөтенебез дә укый алмады. Җиде сыйныф бетердек тә сыер савучылар, дуңгыз караучылар булып эшли башладык, атлар җиктек, җир сөрдек, чәчтек. Бер мизгелдә барысы да җимерелде, хәтта эре авыллар бушап калды, күп урыннарда җирләр эшкәртелми, юллар...

    Без, өлкән буын кешеләре, сугыш чоры балалары, тормышта яхшыны аз күрдек, күбебезнең балачагы ятимлектә узды, бөтенебез дә укый алмады.

    Җиде сыйныф бетердек тә сыер савучылар, дуңгыз караучылар булып эшли башладык, атлар җиктек, җир сөрдек, чәчтек. Бер мизгелдә барысы да җимерелде, хәтта эре авыллар бушап калды, күп урыннарда җирләр эшкәртелми, юллар юк. Бездә авылга керү юлын эшләделәр, анысы өчен рәхмәт, әмма авыл озынлыгы бер километрга сузыла. Безгә бу километрны чокыр-чакырлар, күлләвекләр аша, пычрак ерып узарга туры килә, бу бит безгә җиңел түгел. Автокибеткә кадәр барып җитәр өчен юлдан ерак түгел генә вак таш алып, һич югында төп колеяны ясарга була бит. Район җитәкчелегеннән безнең авылга игътибар итүен, ярдәм күрсәтүен үтенәсе килә, чөнки бу мәсьәләне хәл итү безнең генә көчтән килми. Авылда барлыгы илле торак йорт бар, кешеләрнең күбесе ап-аз пенсия ала, минем, мәсәлән, яшәү минимумына да җитми. Ничек кирәк, шулай җан асрыйбыз инде. Безгә газ керттеләр, анысы өчен дә бик рәхмәтлебез. Әмма, Аллам сакласын, бер-бер хәл була калса, бер генә машина да авылның икенче башына кадәр барып җитә алмас. Яшь кешеләр безгә 75 яшьтә Усад авыл җирлегенә теләсә нинди белешмә өчен дә ун километр араны йөрүнең никадәр авыр булуын аңламый. Бөтен кешенең дә машинасы юк бит.

    Илебездә бер генә кешенең дә хәерче булмавын хәтерлим. Ә хәзер нәрсә? Заводлар, фабрикалар, фермалар бетерелде. Егетләр армиягә барудан курка. Офицерлар солдатлар өчен бернинди җавап тотмый. Безнең заманда хөкем ителгәннәрне армиягә алмыйлар иде. Хәзер барысын да рәттән алалар. Армиягә беркайда да укымаганнарны алырга тиешләр бит инде. Ленин белән Сталин эшсезлек һәм наданлык белән көрәш-теләр: ун укучы бар икән - мәктәп булырга тиеш иде. Эшче халык кичке мәктәпкә йөрде. Алардан академиклар, полковниклар, төрле һөнәр кешеләре чыкты.

    Әлбәттә, ишле гаиләләргә совет заманында да яшәве җиңел түгел иде, әмма аларга ул чакта ярдәм иттеләр. Балалар тугач, фатир бирделәр. Хәзер - ипотека. Ә яшь гаиләгә ипотеканы ничек түләргә? Күп балалы гаиләләргә совет заманында 4-5 бүлмәле фатир бирделәр, бушлай медицина хезмәте күрсәтү бар иде.

    Россиялеләрнең бүген 10 проценты гына муллыкта яши, ә 90 проценты җан асрый. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә акча юк. Еш кына приставларның яшәүчеләрнең мөлкәтенә арест салырга килүен телевизордан күрсәтәләр. Шушындый бай, зур илдән таркалган авыллар, ватылган юллар торып калды.

    Тагын үзебезнең авыл темасына кире кайтам. Безгә асфальт кирәкми, һич булмаса, үзәк юлдагы чокырларны тигезләү-не үтенәбез.

    Тагын бер нәрсә турында әйтәсе килә. Инде 20 ел Россия Бөек Ватан сугышы геройларын бик начар искә ала. Ертып алына торган календарьларда, илнең элеккеге җитәкчеләреннән кала, Зоя Космодемьянская, "Яшь гвардия" геройлары турында искә алмыйлар. Әмма бу бит безнең уртак тарихыбыз. Алар турында искә алу зарур, телевидениедән искә алмасалар да, алар турында календарьларда булса да искә алып язсыннар иде. Ә хәзер без картлар йорты януы, үтерешләр, түбә җимерелү турында ишетәбез. Илдә халык сугыштан соңгы вакытка караганда да азайды, аеруча ир-атлар. Балаларны аз табалар, үлем очраклары күп. Өченче бала туган гаиләләргә фатирны бушлай бирергә кирәк. Бигрәк тә ике улы - булачак Ватан сакчылары булган гаиләләргә. Әмма бу юк, һәм хәзерге тормышта яхшыга өмет итүе дә кыен.

    М. ДОБРОСОВА, хезмәт стажы 44 ел тәшкил иткән хезмәт ветераны, Хохлово авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: