Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Гер күтәрүчеләр турниры

Гер спорты буенча спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә республика турнирын оештыру инде матур традициягә әверелде. Менә быел да "Биектау" универсаль спорт залында шушы спорт төрен сөючеләр җыелды. Үз осталыкларын күрсәтү, башка герчеләрнең эшен карау өчен алар төрле районнардан килделәр, чөнки теләсә нинди ярыш көндәшлек кенә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен менә...

Гер спорты буенча спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә республика турнирын оештыру инде матур традициягә әверелде.

Менә быел да "Биектау" универсаль спорт залында шушы спорт төрен сөючеләр җыелды. Үз осталыкларын күрсәтү, башка герчеләрнең эшен карау өчен алар төрле районнардан килделәр, чөнки теләсә нинди ярыш көндәшлек кенә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәктәп тә бит. Турнирда катнашучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Гер спорты федерациясе рәисе Марс Алиев һәм башкалар сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев