12 апрель 2017 яңалыклары
-
Ольга Ширманова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ольга Ширманова. «Барлык яхшы әйбер дә көтмәгәндә була»,- дияргә ярата тапшыруыбызның юүгенге каһарманы Ольга Ширманова. Һәрбер вакыйга безнең эшчәнлегебез, уйларыбыз, фикерләребез нәтиҗәсендә барлыкка...
-
«Мандарин» КВН командасы «Экипаж» командасы белән бергә “Республика” лигасының 1/4 финалына узды
10-11 апрель көннәрендә "Корстон"да КВНның "Республика" региональ лигасы уеннарының 1/8 финалы узды. 11 апрельдә узган икенче уенда танк училище курсантларыннан торган "Экипаж" командасы белән бергә "Мандарин" командасы да чыгыш ясады. Уен нәтиҗәләре буенча "Экипаж" командасы "Мандарин"нар белән бергә алты команда арасында икенче урынга лаек булып уеннарның 1/4 финалына узды.
-
Биектау авылында яшәүче сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
Бүген 12 апрель көнне Биектау авылында гомер кичерүче Шульдякова Мария Дмитрий кызы үзенең күркәм бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Мария Дмитрий кызы Бөек ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта ул Биектау авылында туганнары һәм якыннары янәшәсендә...
-
Раил Хәсбиев: "Җир мәйданын киңәйтүнең үз тәртибе бар "
Җир һәм аның тирәсендәге вәзгыять соңгы елларда кискенләшә башлады. Бу - киң күләмдә алып барыла торган төзелеш эшләре белән бәйле. Шул уңайдан безнең корреспондент Биектау районы җир эшләре һәм милек мөнәсәбәте палатасы рәисе Раил Равилевич Хәсбеевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. - Җирне законсыз рәвештә үзләштерүчеләр өчен нинди административ җәзалар...
-
13 апрельдә Биектау район Советының чираттагы утырышы була
2017 елның 13 апрелендә район мәдәният йортында Биектау район Советының чираттагы утырышы уза. Ул 8.00 сәгатьтә башлана. Утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр белән Биектау районы мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә (vysokaya-gora.tatarstan.ru) "Карарлар проекты" бүлегендә танышырга була.