Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Юллар узып йөрерлек булсын

Биектау районы прокуратурасы ТРның Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетларында авыллар эчендәге гомуми файдаланудагы юлларны кардан чистарту мәсьәләсендә янгынга каршы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закон таләпләренең үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында Биектау муниципаль районының Чернышевка, Суыксу һәм Олы Кавал авыл җирлекләре башкарма комитетларының агымдагы кышкы чорда гомуми файдаланудагы авыл...

Биектау районы прокуратурасы ТРның Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетларында авыллар эчендәге гомуми файдаланудагы юлларны кардан чистарту мәсьәләсендә янгынга каршы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закон таләпләренең үтәлүен тикшерде.

Тикшерү барышында Биектау муниципаль районының Чернышевка, Суыксу һәм Олы Кавал авыл җирлекләре башкарма комитетларының агымдагы кышкы чорда гомуми файдаланудагы авыл юлларын тиешенчә чистартмавы ачыкланды. "ТРның Биектау муниципаль районы Олы Кавал авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге чигендә урнашкан Чуваш Иле авылының Озерная һәм Клуб урамнарында, "ТРның Биектау муниципаль районы Чернышевка авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге чигендә урнашкан Шушар авылының Юбилей урамында, "ТРның Биектау муниципаль районы Суыксу авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге чигендә урнашкан Кече Рәс авылының Алиш һәм Зеленая урамнарында, кардан тиешенчә чистартылмау сәбәпле, автотранспорт чаралары йөрерлек түгел. Алда әйтелгән урамнарда җәяүлеләр үзләре салган сукмак кына бар.

Кардан җиренә җиткереп чистартмау нәтиҗәсендә әлеге урамнардан автомобиль транспорты да, шулай ук махсус техника, аерым алганда «ашыгыч медицина ярдәме», янгын сүндерү, эчке эшләр органнары автомашиналары да узып йөрерлек түгел. Шулай итеп, халыкның тормышы, сәламәтлеге, мөлкәте, җәмгыять һәм дәүләтнең закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләре куркыныч астына куела.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау районы прокуратурасы район судына югарыда санап киткән авыл җирлекләре башкарма комитетларына авыллардагы машина юлларын тиешле тәртиптә тоту бурычын йөкләү турында дәгъва гаризалары җибәрде.

Прокурор дәгъвасы буенча кабул ителгән актлар карап тикшерелүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев