Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

КУНАКЛАРНЫ ЛАЕКЛЫ КАРШЫЛАРГА

Казан Универсиадага әзерләнә. Аның объектларының берсе буларак "Биектау" универсаль спорт залы билгеләнгән. Монда баскетбол буенча ярышлар узачак. Күптән түгел әлеге объектта Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров булды. Тулаем алганда ул күргәннәреннән канәгать калды, зур булмаган берничә кимчелек турында да әйтте. Куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы сөйләшүдә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе...

Казан Универсиадага әзерләнә. Аның объектларының берсе буларак "Биектау" универсаль спорт залы билгеләнгән. Монда баскетбол буенча ярышлар узачак.
Күптән түгел әлеге объектта Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров булды. Тулаем алганда ул күргәннәреннән канәгать калды, зур булмаган берничә кимчелек турында да әйтте. Куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы сөйләшүдә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, «Биектау» полиция бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов һәм башкалар катнашты.
Булачак «Универсиада-2013»нең үзәгендә булу безнең район өчен зур мәртәбәгә ия вакыйга. Офислары Универсиада ярышлары уздырылачак объектка килү маршрутындагы оешмалар алдына үз территорияләрен төзекләндерү бурычы куелды. Бу, барыннан да бигрәк, спорт комплексына илтүче юлларны төзекләндерү.
Рәсемнәрдә: Әсгать Сәфәровның «Биектау» спорт комплексын ярышларга әзерләү өчен җаваплы җитәкчеләр белән очрашуы.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев