Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов: “Без авылга булышуны дәвам иттерәчәкбез”

    Республика авыл үсеше белән кызыксынулы, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Икътисадта нинди хәл булуына карамастан, республика авыл хуҗалыгына - шәхси ярдәмче хуҗалыктан алып эре агрономик һәм терлекчелек холдингына кадәр - барлык формаларда булышуны дәвам иттерәчәк. Татарстанның әйдәп барган электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип...

    Республика авыл үсеше белән кызыксынулы, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты

    Икътисадта нинди хәл булуына карамастан, республика авыл хуҗалыгына - шәхси ярдәмче хуҗалыктан алып эре агрономик һәм терлекчелек холдингына кадәр - барлык формаларда булышуны дәвам иттерәчәк. Татарстанның әйдәп барган электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

    "Авылга гомумән киңрәк карарга кирәк. Бездә кайберләре өчен авыл - ул колхоз, совхоз, ниндидер предприятиеләр һәм шуның ише. Авыл - ул безнең базис, безнең ментальлекне, культураны, телебезне, динебезне саклау мөмкинлеге. Шәһәрләрдә болар катлаулы һәм мөмкин дә түгел. Марилар да, чуашлар да, мин инде татарлар турында әйтеп тә тормыйм, үзләренең гореф-гадәтләрен һәм башка үзенчәлекләрен кайда саклый ала? Шуңа күрә соңгы елларда без формалаштыра торган программаларның барысы да шул исәптән авылны үстерүгә йөз тота. Болар - юллар, газ, урамнарны яктырту, ФАПлар, мәктәпләрне төзекләндерү. Болар барысы да шушы киңлеккә йогынты ясый. Без анда юл, ниндидер социаль, мәдәни объектлар төзи алабыз, әмма анда эш юк икән, кешеләрнең акча эшләү мөмкинлеге юк икән, - боларның берсе дә эшләмәячәк. Безгә авыл өчен барлык билгеләнешләрдә дә булышу мөһим", - дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.

    "Авылда тормыш итүе шәһәрдәгедән катлаулырак, - бу сер түгел. Анда юл, мәктәп һәм башка барысы да бар, әмма авыл тормышы башка күнекмәләр, сәләтләр, мөмкинлекләр таләп итә. Авылда кешеләр күбрәк эшләргә тиеш. Бу исә балаларны тәрбияләүдә бик үтемле", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

    "Барысы 400дән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар, дибез. Ник без аларга ярдәм кулы сузабыз? Күз алдына китерегез, әгәр андый хуҗалыкның җир участогы булмаса, анда ниндидер терлек булмаса... Шуңа күрә быелгы авыр чорда да без савым сыерның һәркайсына субсидия бирергә булдык. Тулаем алганда, бу аз акча түгел. Катлаулыкларга карамастан, авыл кешеләренең аларны саклап калулары мөһим. Беренчедән, бу аларга җан башына керем, ягъни һәр сыер, тавык - теге яки бу гаиләнең кереме, ул туклану сыйфаты һәм хезмәт. Сыерны кимендә 2 саварга, 3 ашатырга кирәк. Моның өчен печән, фураж китерәсе. Тавыклар, башкалары да шулай ук чыгымнар һәм хезмәт таләп итә. Авылларыбызның безнең булган гореф-гадәтләрне саклап калуы һәм шул ук вакытта тормыш сыйфаты аларда лаеклы булуы мөһим", - дигән фикердә республика лидеры.

    Әлегә Татарстан авыллары өчен барысы да эшләнгән дип булмый, дип таный Татарстан Президенты. "Бездә барысы да әйбәт дип булмый. Газ, электр энергиясе булып та, юл кермәгән торак пунктларыбыз әле шактый. Эчәр су проблемасы булган территорияләр бар. Без боларның барысын да беләбез. Шуңа күрә бездә газ, су, юл, яктырту буенча программаларыбыз бар, һәм без, системалы рәвештә, алар белән шөгыльләнәчәкбез", - дип өстәде ул.

    "Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, фермерлык һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларын, коллектив хуҗалыклар һәм эре хлдингларга булышачакбыз дип әйтәсем килә. Һәркайсының үз бурычы һәм максаты, ләкин нигезе анда - кешеләр. Инициативалы, белемле, максатчан кешеләрдән башка без бурычны үти алмыйбыз. Әлеге бурычлар комплекслы хәл ителергә тиеш, ягъни социаль яклау блогы, социаль ярдәм һәм җитештерү блогы, бизнес, эшкуарлык бер-бер артлы түгел, ә параллель барырга тиеш", - дип фикерен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: