Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

"Сак бул, - поезд!" операциясе

Быел республика тимер юлларында 22 кеше зыян күрде, шуларның 14 үлде. Шунлыктан Татарстанда "Имин тимер юл" профилактика акциясе старт алды. Ул 30 августта башланды. Барлык зыян күрелгән очракларда да кешенең ваемсызлыгы тора, куркынычсызлык нормалары һәм кагыйдәләре бозылган. Барыннан да бигрәк балигъ булмаган балаларның җәрәхәт алулары борчый. Әлеге 22 кешедән икесе...

Быел республика тимер юлларында 22 кеше зыян күрде, шуларның 14 үлде. Шунлыктан Татарстанда "Имин тимер юл" профилактика акциясе старт алды. Ул 30 августта башланды.

Барлык зыян күрелгән очракларда да кешенең ваемсызлыгы тора, куркынычсызлык нормалары һәм кагыйдәләре бозылган. Барыннан да бигрәк балигъ булмаган балаларның җәрәхәт алулары борчый. Әлеге 22 кешедән икесе балалар иде. Балалар тимер юл инфраструктурасында йөрү кагыйдәләрен белмиләр. Моны булдырмый калу максатыннан гражданнарга бу хакта мәгълүмат бирелә, төрле алымнар кулланыла, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар үткәрелә, видеороликлар күрсәтелә, брошюралар әзерләнә. Шулай да төп җаваплылык, барыннан да элек, әти-әниләрдә. Балаларны һич кенә дә күзәтүсез калдырырга ярамый. Әгәр дә гаилә тимер юлга якын яши икән, һичшиксез, анда йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә, җир өсте кичүеннән чыгу юлларын күрсәтергә кирәк. Бары тик уртак тырышлык белән генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Акция вакытында балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик чаралар үткәрү зарур.

Быелгы акция барышында Идарә инспекторлары тарафыннан профилактик рейдлар уздыру күздә тотыла. Тимер юл вокзалларында, станцияләрдә, платформаларда һәм тимер юлга якын булган урыннарда патруль оештырыла.

Яңа уку елы башланды. Бу әти-әниләр, укытучылар һәм балалар өчен бик җаваплы чор. Безнең районда күп кенә торак пунктлары тимер юл тирәсенә урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә, без әти-әниләр һәм балаларга, барлык гражданнарга тимер юл тирәсендә үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат исләренә төшерәбез:

* гражданнарның тимер юл аша чыгуы барытик махсус билгеләнгән урыннардан гына рөхсәт ителә;

* тимер юл аша җәяү чыкканда җәяүлеләр өчен махсус булдырылган күтәртмәләр, күперләр, җир асты юллары һәм тиешле рөхсәт тамгалары белән билгеләнгән урыннардан гына чыгу сорала. Бу очракта тимер юлларда гына кулланыла торган тавыш сигналларына да игътибар итәргә кирәк;

* коляскада утырган инвалид тимер юл аша чыкканда аерым бер озата баручы кеше ярдәмендә генә махсус билгеләнгән урыннан чыгарга тиеш;

* поезддан төшү, яисә менү барытик поезд туктаганнан соң гына башкарыла;

* балалар белән поезддан төшкәндә, яисә менгәндә аларның кулларыннан тотарга, яисә күтәреп менәргә, төшәргә кирәк;

Катгый рәвештә тыела торган кагыйдәләр:

* поезд астыннан чыгу;

* ике вагон арасындагы тагу җайланмалары аша икенче якка чыгу;

* платформада пассажирлар өчен сызылган чик зонасыннан чыгу;

* платформада туктап өлгермәгән, яисә кузгалып киткән поезд белән янәшә йөгерү;

* платформада хәрәкәтле уеннар оештыру;

* балаларны платформада күзәтүсез калдыру;

* платформадан тимер юлга сикерү;

* светофорның тыелган сигналы янган вакытта тимер юл аша чыгу (бу очракта шлагбаумның ачык яисә ябык булуы мөһим түгел);

* тимер юл буендагы электр баганаларына, төрле корылмаларга менү;

* электр үткәргеч чыбыкларына кагылу;

Реклама

* өзелгән электр үткәргеч чыбыкларына кагылу;

* тимер юлга исерек һәм наркотик матдәләр кулланган килеш якын килү;

* тимер юл инфраструктурасына зыян салу;

* тимер юл буена куелган, эленгән мәгълүматны алу, аларны бозу, үз белдеклегең белән элү;

* тимер юл өстендә әйберләр калдыру;

* үзең белән тирә-яктагы кешеләргә, пассажирларга зыян китерә торган, тиешенчә төрелмәгән авыр, каты әйберләр йөртү;

* үзең белән тиз янып китүчән һәм агулы, шартлаткыч матдәләр йөртү;

* поезд туктап беткәнче аның янына якын килү;

* тик тора торган поездга сөялү;

* вагоннан чыкканда, яисә вагонга кергәндә балаларны күзәтүсез калдыру;

* поезд барганда вагонга керү, яисә чыгу;

* вагон баскычында, бер вагоннан икенчесенә күчә торган мәйданчыкларда басып тору;

* вагон ишекләренең автомат рәвештә ачылуына, яисә ябылуына комачаулык итү;

* вагон тәрәзәсеннән башны чыгарып тору;

* машина белән үтәргә тиеш түгел урыннардан тимер юл аша чыгу;

* тимер юл составына зыян салу;

* поездның, вагонның өстенә менү;

* шәһәр яны поездларында тәмәке тарту катгый тыела.

Фәния ФӘСХЕТДИНОВА, полиция капитаны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев