Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сәяхәт яратучыларга чит ил паспорты

    2008 нче елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә яңа буын чит ил паспорты бирелә башлады. Аның үзгәлеге нидә соң? Төп үзгәлеге шул, яңа буын чит ил паспортында бары беренче биттәге мәгълүматларны гына язып баручы микрочип урнашкан бит, төсле фотография, ФИО, паспорт номеры, туган елы, җенесе, паспортны бирү һәм гамәлдә булу...

    2008 нче елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә яңа буын чит ил паспорты бирелә башлады. Аның үзгәлеге нидә соң?

    Төп үзгәлеге шул, яңа буын чит ил паспортында бары беренче биттәге мәгълүматларны гына язып баручы микрочип урнашкан бит, төсле фотография, ФИО, паспорт номеры, туган елы, җенесе, паспортны бирү һәм гамәлдә булу срогы тәмамлану елы бар.

    Россиядә төгәл идентификацияне күтәрүнең мөмкин булган ысулы булып йөзне өч яссылыкта күреп тану карала. Россиядә яңа буын паспорт-виза документларын яклауны нык күтәрү өчен, электрон-санлы имзалар стандартлары нигезендә мәгълүматларны яклау механизмы гамәлгә керә.

    Яңа буын паспорты 18 яшь тулган Россия Федерациясе гражданының үзе яки законлы вәкиле тарафыннан 10 елгача бирелгән язмача гаризасы нигезендә рәсмиләштерелә. Туганнан алып 18 яше тулганчыга кадәр яки тиешле тәртиптә эшкә яраксыз дип табылган гражданнарга яңа буын паспорт ата-анадан берсенең, уллыкка-кызлыкка алучыларның, опекун яки попечительләрнең (законлы вәкилләренең) язмача гаризасы һәм законлы вәкилләрнең хокукларын раслаучы документлар күр-сәткәндә бирелә.

    Яңа буын паспорт биргән өчен өлкән гражданиннан - 2500 сум, 14 яше тулмаган баладан 1200 сум күләмендә дәүләт пошлинасы алына.

    Гариза белән факттагы яшәү, килү, теркәлү урыннары буенча, шулай ук Дәүләт муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин (сайт - www.gosuslugi.ru ).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: