Юлларда әдәпле булырга кирәк
Ел башыннан бирле Биектау районы юлларында 1039 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган һәм 59 ы төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткечләрнең кимүенә дә карамастан, район юлларындагы вазгыять катлаулы булып кала бирә. Тәфсиллерәк мәгълүматлар алу өчен, ЮХИДИнең Биектау бүлеге начальнигы -...
Ел башыннан бирле Биектау районы юлларында 1039 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган һәм 59 ы төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткечләрнең кимүенә дә карамастан, район юлларындагы вазгыять катлаулы булып кала бирә. Тәфсиллерәк мәгълүматлар алу өчен, ЮХИДИнең Биектау бүлеге начальнигы - полиция капитаны Раил Әминовка мөрәҗәгать иттек.
- Раил Рафикович, без Сезнең белән Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне алдыннан әңгәмә корабыз. Ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче ул көн Сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?
- Аны беренче тапкыр 2005 елда билгеләп үттеләр. Бу көнне юл һәлакәтләре корбаннарын искә алалар һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгыларын уртаклашалар. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгы турында бар кешенең дә исенә төшерәләр. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә көн саен бөтен дөньяда өч меңнән артык кеше һәлак була һәм 100 меңгә якыны җитди җәрәхәтләр ала. Шунысы кызганыч: һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең күбесе - яшь кешеләр, балалар.
- Юлларда һәлакатәләрнең күп булу сәбәпләре нидә, Сезнеңчә?
- Монда кеше факторы шактый зур роль уйный. Транспорт йөртүчеләрнең күбесенә җаваплылык хисе җитешми. Сез карагыз: кайбер автомобиль йөртүчеләр авыл эчләреннән нинди тизлектә "очып үтә"! Зур тизлектә йөриләр, узып китү өчен, тиешсез урында каршы як полосага чыгалар, ә иң куркынычы - исерек килеш рульгә утыралар. Бер сүз белән әйткәндә, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмиләр. Штрафларның күләме арту да көтелгән нәтиҗәләрне бирми.
- Ваемсыз йөртүчеләргә карата санкцияләр катгыйлана бара кебек, ләкин аларның кайберләре барыбер исерек хәлдә рульгә утыра. Районда исерек йөртүчеләр катнашында ничә һәлакәт теркәлгән?
- Тугыз ай эчендә район юлларында исерек йөртүчеләр гаебе белән 7 юл-транспорт фаҗигасе булды, шулар нәтиҗәсендә 15 кеше төрле җәрәхәтләр алды, шул исәптән бик җитдиләре дә бар. Мисалга күптән түгел булган берничә очракны китерә алам. 7 октябрьдә район үзәгендә "Лада-Гранта" машинасы, артка бирү маневры ясаганда, туктап торучы "ВАЗ" автомобиленә килеп керә. Авариядә гаепле кеше вакыйга булган урыннан кача, ләкин җәзадан качып котыла алмый. ЮХИДИ хезмәткәрләре аның 20.25 статья буенча язылган түләнмәгән штрафларының күп җыелганлыгын да ачыклый. 24 октябрь көнне иртәнге сәгать өчтә "Фольксваген-Поло" автомашинасы йөртүчесе, исерек килеш, тизлекне арттыра, рульне идарә итә алмый һәм әйләнеп каплана. Машина техник яктан зарарлана. Икенче көнне "ВАЗ-2109" йөртүчесе дә, исерек хәлдә, төнлә рульгә утыра, кырый интервалны саклый алмыйча, "Шевроле-Нива" автомобиле белән бәрелешә. Кызганыч ки, районда экстремаллар очраштыргалый әле. Машина йөртүчеләрнең аек акылы җиңәр һәм сәрхушләр рульгә утырмый башлар, дип ышанасы килә.
- Районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә, уку йортларында балаларны юлда үзләрен дөрес тотарга өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Дәүләт автоинспекциясенең, ЮХИ фондының мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлеге җимешләрен бирә кебек. Әмма юлларда балалар һәлак була тора. Моның сәбәбе нидә икән?
- Шунысын әйтергә кирәк: балаларның күбесе юлда үзләрен ничек тотарга кирәген бик яхшы белә. Ләкин күп кенә ата-аналар, светофорда яшел ут янмаган чакта юл аркылы йөгереп чыгарга карар кылып, баланы куркынычка дучар итәләр һәм аны, кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри түгел икән, дигән фикергә китерәләр. Юлда берүзе генә булганда, мәктәп баласы, өлкәннәрнең гамәлләрен кабатлап, өстенә ажгырып килүче автомобиль алдыннан йөгереп чыкмас, дигән гарантия биреп булмый. Өстәвенә, балаларны автомобиль салонында йөртү кагыйдәләрен үтәү проблемасы да элеккечә үк актуаль булып кала. Йөртүчеләргә искәртәсе килә: Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, аларның иминлеге тәэмин ителгән очракта гына, кече яшьтәге пассажирларны утыртып йөртергә рөхсәт ителә. Мәсәлән, 12 яшькә кадәрге балаларны куркынычсызлык каешлары булган транспорт чараларына утыртып йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган тотып торучы җайланмалардан яки куркынычсызлык каешлары ярдәмендә баланы эләктереп куярга мөмкинлек бирүче бүтән төрле чаралардан файдаланып кына башкарылырга тиеш. Ә баланы җиңел автомобильнең алгы утыргычында йөрткәндә, тотып торучы җайланмалардан файдалану мәҗбүри. Бу таләпләрне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Кызганыч ки, быел район юлларында балигъ булмаган балалар катнашында 15 юл-транспорт фаҗигасе булды, нәтиҗәдә бер бала үлде, унбише төрле дәрәҗәдә имгәнде.
- Сезнең фикерегезчә, җәяүлеләр тәртиплерәк була башладымы инде?
- Биектаулылар юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәп бетермиләр шул. Юл-патруль хезмәте инспекторлары һәлакәтләр еш була торган урыннарда сакта торалар, җәяүлеләрнең кагыйдә бозуына юл куймаска тырышалар. Һава торышы да роль уйный. Кыш якынлаша. Җәяүлеләр юл кырыйларында барлыкка килүче кар көртләре аша йөрмәс, юлны бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарлар, дип ышанасы килә. Еш кына "зебра" янәшәсендә булып, үзләренең өстенлегенә ышанган җәяүлеләр, куркыныч янамавына инанмаган килеш, батырланып, машиналар юлына чыга. Җитмәсә, капюшоннар, шарфлар, якалар юлны күрүне шактый ук чикли, хәрәкәт күп полосалы булган җирдә бигрәк тә. Кешеләр каткан асфальттагы тормоз юлының, хәтта 40 км/сәг тизлек белән генә барганда да, 12 метрдан ким булмавы турында уйламый. Йөртүчеләр дә, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, тизлекне киметергә оныта. Менә күптән түгел генә булган бер очрак. 13 октябрьдә Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә "ВАЗ-2106" автомашинасы йөртүчесе, кичке сәгать җиденче яртылар тирәсендә, җәяүле кешене бәрдерә, җәяүле төрле тән җәрәхәтләре ала. Ә Биектау авылында икенче көнне үк төягеч тракторны идарә итүче йөртүче җәяүле кеше өстенә менә, тегесе җәрәхәтләнә. Бу эш, тикшерү өчен, полициягә тапшырылды.
Кызганычка, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләренең күбесе җәяүлеләрнең Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыга. Җәяүленең юлдагы вазгыятькә дөрес бәя бирмәве - якынлашып килүче транспорт алдыннан юл аркылы чыгуы, киртәләр булу аркасында, юлның транспорт йөри торган урынына чыгуы, машина юлыннан баруы, тәүлекнең караңгы вакытында юлның яктыртылмаган участокларында кара киемнән һәм яктылык кайтаргыч элементларсыз баруы фаҗиганең төп сәбәбе булып тора. "Игътибарлы булыгыз! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Җәяүлеләрнең юлда транспорт чараларын йөртүчеләр өчен күренеп торырлык булырга тиешлеген онытмагыз, яктылык кайтаргыч элементларны үзегез дә тагып йөрегез, башкаларны да шуңа өйрәтегез. Машина юлын бары тик җәяүлеләр кичүе аша, әйбәт яктыртылган урыннарда гына чыгыгыз. Юлга аяк басканчы, юл аша чыгуның сезнең өчен куркынычсыз булачагына инаныгыз", - дип әйтәсе килә. Җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә юлларының имин булуын телим.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев