Ветераннар! Без сезнең батырлык белән горурланабыз!
9 нчы май - безнең илебездә һәм бөтен дөньяда иң изге, күңел түрендә йөртелә торган иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе. Май аеның шушы көннәрендә без сугыш чоры вакыйгаларын кабат-кабат хәтерләрдә яңартабыз, һәлак булганнарны ихтирам хисе белән искә алабыз һәм җиңү яулап кайткан ветераннарны хөрмәтлибез.
Җиңү көне алдыннан Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин фронтовиклар янына барды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады.
Әхмәтҗанов Фәйзрахман Әхмәтҗан улы. 1917 елның 15 гыйнварында туа, 103 яшь. Бүгенге көндә Биектау тимер юл станциясендә яши. Фронтта сугыш башланган көннән алып, 1945 елның маена кадәр була. 6 нчы укчы дивизиядә һәм 102 нче танк дивизиясе составында көрәшә. «Германияне җиңгән өчен» һәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Мортазин Габдерәхим Мортаза улы. 1927 елның 21 августында туа, 92 яшь. Биектау тимер юл станциясендә яши. Фронтта 1943 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр көрәшә. Төньяк флот составында, 602 нче яр буе батальонында артиллерист булып сугыша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Махова Загиря Багмановна. 1942 елның 22 июнендә үзе теләп фронтка китә. Присяга кабул иткәннән соң аны Кильдинг утравына телефонистка итеп җибәрәләр. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Мөлеков Мансур Һидиятулла улы. 1925 елның 25 ноябрендә туа, 94 яшь. Олы Битаман авылында яши. Фронтта 1943 елның 7 июленнән 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә. 1 нче Украина, 1 нче Белоруссия фронтларында, 384, 143, 82 нче укчылар полкында сугыша, Берлинда рейхстагны штурмлауда катнаша. II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
И б р а һ и м о в М и н һ а җ е т д и н Сәләхетдин улы. 1926 елның 15 февралендә туа, 94 яшь. Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яши. Фронтта 1943 елның 15 ноябреннән 1945 елның маена кадәр көрәшә. Сталинград фронтында, 997 нче укчы полкта сугыша, Мәскәүне, Будапештны азат итүдә, Балтыйк буенда немецлар оборонасын өзүдә катнаша. «Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләренә лаек була, СССР Югары командалыгының Мактау хаты белән бүләкләнә.
Парфенова Анастасия Ильинична. 1921 елның 15 августында туа, 98 яшь. Биектау тимер юл станциясендә яши. Фронтта 1942 елның июленнән 1945 елның маена кадәр 534 нче авиация полкында (Благовещенск) көрәшә. «Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Рамазанов Гомәр Рамазан улы. 1924 елның 30 декабрендә туа, 95 яшь. Ямаширмә авылында яши. Фронтта 1942 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр 830 нчы һәм 238 нче укчы полкларында минометчы булып сугыша. II һәм III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Лядков Павел Петрович. 1927 елның 11 июлендә туа, 92 яшь. Биектау авылында яши. Фронтта 1943 елдан 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә. 1 нче Украина фронтында, НКВДның 169 нчы эчке укчы полкында сугыша. «Хәрби казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Митрошин Иван Иванович. 1927 елның 19 гыйнварында туа, 93 яшь. Биектау авылында яши. Фронтта 1944 елның февраленнән 1945 елның маена кадәр көрәшә. Тамань дивизиясенең 62 нче укчы полкында сугыша. Митрошин Иван Иванович 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша. «Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Шәймәрданов Исхак Ибраһим улы. 1927 елның 13 августында туа, 92 яшь. Биектау авылында яши. Фронтта 1944 елның ноябреннән 1945 елның маена кадәр көрәшә. Кызыл Армия сафларыннан 1948 елның апрелендә демобилизацияләнә. Ватан сугышында Эчке эшләр гаскәренең 74 нче полкында хезмәт итә. «Германияне җиңгән өчен» медале һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев