Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимер юл аша чыгу урынын ачтыру өчен халык пикетка чыкты (+ФОТО)

"Кайчан тимер юл аша аркылы чыгу урыны ачылачак? Аны ни өчен яптылар?" Бүген әлеге сорау белән Биектау халкы тимер юл аша чыгу урыны янына пикетка чыкты. Исегезгә төшерәбез, ахыргы тапкыр Биектау тимер юл станциясендәге тимер юл аша чыгу урыны 10 нчы мартта ябылды. Бүген Биектау тимер юл станциясе аша чыгу...

"Кайчан тимер юл аша аркылы чыгу урыны ачылачак? Аны ни өчен яптылар?"

Бүген әлеге сорау белән Биектау халкы тимер юл аша чыгу урыны янына пикетка чыкты. Исегезгә төшерәбез, ахыргы тапкыр Биектау тимер юл станциясендәге тимер юл аша чыгу урыны 10 нчы мартта ябылды.

Бүген Биектау тимер юл станциясе аша чыгу урыны янында район халкы, район һәм республика ММЧ вәкилләре җыелды.

Биектауда яшәүчеләр РЖД тарафыннан тимер юл аша чыгу урыны ябылу турында бернинди дә аңлатма бирелмәве белән канәгать түгел. Инициатив төркем РЖД ААҖ җитәкчесе исеменә тимер юл аша чыгу урынын ачуны сорап хат та язган.

Алга таба ни булыр, анысын вакыт күрсәтер. Ә без вакыйгаларны күзәтеп барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев