15 март 2017 яңалыклары
-
Тимер юл аша чыгу урынын ачтыру өчен халык пикетка чыкты (+ФОТО)
"Кайчан тимер юл аша аркылы чыгу урыны ачылачак? Аны ни өчен яптылар?" Бүген әлеге сорау белән Биектау халкы тимер юл аша чыгу урыны янына пикетка чыкты. Исегезгә төшерәбез, ахыргы тапкыр Биектау тимер юл станциясендәге тимер юл аша чыгу урыны 10 нчы мартта ябылды. Бүген Биектау тимер юл станциясе аша чыгу...
-
Юлия Соловьёва - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Юлия Соловьёва . Дөньяны бары тик үзеңнән генә башлап үзгәртергә була. Ә дөньяне матурлау, үз тормышыңны бәхетле итү бары тик үзеднән генә тора....
-
Биектау районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы мәктәп укучылары белән очрашты
Язгы каникуллар башланыр алдыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Раил Әминов Биектау авылының 3 нче мәктәп укучылары белән очрашты. Ул укучыларга юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында, юл йөрү кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында искәртте. Шулай ук Раил Әминов укучыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте.
-
Биектау районында Татфондбанкның өстәмә офисын басканнар
Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, зыян суммасы ачыклана. атарстанның Биектау районында Татфондбанкның Луговая урамындагы өстәмә офисын билгесез кешеләр талаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, зыян суммасы ачыклана. «Татар-информ»га хокук саклау органнарыннан билгеле булганча, өстәмә офис хезмәткәрләренең гаризаларында...
-
Спорт хезмәттә ярдәм итә!
Казанның «Динамо» чаңгы базасында чаңгы һәм кышкы икетөр ярышлар буенча Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы чемпионаты узды. Ярышлар республика эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте полк штабы башлыгы, милиция подполковнигы Илдар Хәбибуллин һәм юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, милиция лейтенанты Андрей Ремиженко истәлегенә багышлап оештырылды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар чаңгы эстафетасында һәм төз...
-
Синоптиклар Россиядә соңгы 100 елда иң көчле язгы ташуны фаразлый
Россия төбәкләрендә һава торышының гадәти графиктан 20-25 тәүлеккә алда булуы күзәтелә. Бу гадәттән тыш күренеш дип билгеләнә. Синоптиклар быел ил төбәкләрендә көчле язгы ташу булыр дип фаразлый. Бу хакта, Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов сүзләренә сылтама биреп, Nation News хәбәр итә. Россиядә ташуның көчле булуына язның иртә килүе дә йогынты ясарга...
-
Рөстәм Кәлимуллин: «Коррупциягә каршы көрәш чаралары безнең күз уңында»
Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында катнашты. Утырыш 10 мартта Казан Кремлендә узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Комиссия утырышында Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин районда коррупциягә каршы көрәш чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. Шул уңайдан без...