“Әтиләр һәм балалар” турниры
“Казан арты” паркында Балаларны яклау көне хөрмәтенә бәйрәм чаралары уздырылды. Үзебезнең редакция, спорт мәктәбе һәм үзәк мәдәният йортының бердәм булып бергә эшләве нәтиҗәсендә чын бәйрәм оештыру мөмкин булды. Теләге булган һәркем ГТО нормасын тапшыра алды, кемнәрдер тәмтомнар алып сыйланды, кемнәрдер яшь җырчылар чыгышларын тыңлады.
“Казан арты” паркына җыелуның төп сәбәбе 5-6 һәм 7-9 сыйныф укучылары арасында - ике яшь категориясендә уздырылган футбол турниры булды. Медальләр яулау уеннары аеруча зур кызыксыну уятты. Биектауның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре футболчылары арасында беренче урын өчен барган матчта игътибарны җәлеп итәрлек мизгелләр кабатланып торды. Яшь буенча өлкәнрәкләр төркемендә турнир фаворитлары әле стартка кадәр үк билгеле иде. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, республика ярышларында һәрдаим район намусын яклаучылар Биектауның 2 нче мәктәбеннән. Финалда алар Биектауның 1 нче мәктәбе командасы белән очраштылар. Төп вакытта ничья һәм соңыннан берәүне дә битараф калдырмаган футбол лотереясы. Ике команда да уенны әллә ничә тапкыр үз файдаларына төгәлли алсалар да, үч иткәндәй, иң җаваплы мизгелләрдә я капкачылар ярдәмгә килде, яки пенальтистларның нервылары түзмәде һәм алар тупны капкага түгел, һавага очырдылар. Нәтиҗәдә Биектауның 2 нче мәктәбе укучылары фаворит статусын расладылар һәм 1 нче урынны яуладылар.
- Мондый ярышлар тәҗрибә туплау, команданың бердәмлеген ныгыту өчен аеруча кирәк һәм файдалы. Турнир безгә бик ошады, - диде Биектауның 2 нче мәктәбе командасы капитаны Дамир Габдрахманов.
Турнир әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде. Салават Шәйдуллинның әнисе уенны бигрәк тә кызыксынып күзәтте. Чөнки аның улы Бөреле командасы составында берьюлы ике яшь категориясендә бронза медальләргә ия була ала иде. Башта ул яшьтәшләре командасын алга чыгарды, ә аннары өлкән иптәшләренә Әлдермеш командасына каршы матчта 3 нче урынны яуларга булышырга өлгерде.
- Бу чара югары дәрәҗәдә узды. Уенны күзәтүе, үзебезнекеләргә көч биреп тору, улларымны рухландыру бик күңелле булды, - диде ярышта катнашучы малайның әнисе Гүзәл Шәйдуллина.
Әлдермештән килгәннәр дә канәгать калды. 4 нче урынны алуларына карамастан, аларның уйнарга теләкләре булу һәм кызыксыну сизелеп тора иде. Медальләр яуламасалар да, җиңүгә омтылган өчен грамотага лаек булдылар.
- Ярышны оештыручыларга рәхмәт. Без быел балалар арасында район ярышлары узар, дип көткән идек, әмма аны ни өчендер оештырмадылар. Без мондый турнир уздырылуга бик шат, - диде өстәмә белем бирү педагогы Әдһәм Хәбибуллин.
Балаларны яклау көнен бәйрәм итүдә катнашкан һәркем уңай тәэсирләр алды. Турнир җиңүчеләренең күңелләре аеруча күтәренке булды, чөнки медальләрдән тыш әле аларга ярыш спонсорларыннан бүләкләр дә тапшырылды.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев