4 июнь 2021 яңалыклары
-
Аэробика - спортның хәрәкәткә бай төре
Биектау районында спорт аэробикасы буенча киң күләмле төбәк ярышлары башланды. Ярышның ике көнендә 18 төбәктән килгән спортчылар үз яшь категорияләрендә иң көчлеләрне ачыкладылар.
-
Галия Камалова “Инде хәзер “Пирамида” сәхнәсе турында хыялланам”
Чыпчык авылында гомер итүче якташыбыз Галия Камалова “Тәртип” радиосы оештырган “Үз илемдә - үз көем” бәйгесенең ГранПри иясе булды. Галия апа бәйгедә татар халкының мәшһүр “Уел” җыры белән катнашты. Сүз уңаеннан, жюри әгъзалары барлыгы йөздән артык видео кабул иткән. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Татарстаннан гына түгел, Мәскәү шәһәре, Башкортстан республикасы, Пермь, Киров өлкәләреннән дә милләттәшләребез булган. Бүгенге әңгәмә - Җиңү тәме, “Җыр дөньясы” хакында. Кунагым - җырчы сандугачыбыз Галия Камалова.
-
Сак булыгыз: урманнарда талпан котыра
Яз - җәй айларында урманнарга керү тыела. Бу - янгын куркынычсызлыгы таләпләре генә түгел, кешеләрне талпан кадалудан саклап калуда да мөһим чара булып тора. Белгечләр фикеренчә, алар урманнарда гына түгел, дачаларда да очрый. Җылы һава талпаннарның активлашуына китерә. Табигатькә, паркка, урманга эшләргә яисә ял итәргә чыгасыз икән, талпаннан саклану чараларын күрергә кирәк.
-
Кешбэклы ял
Июнь - балаларның зарыгып көтеп алган вакытыдыр, мөгаен. Каникуллар башланды. Җәйге ялны кайда, ничек уздырырга? Әти-әниләр җәйге чорны балаларының сәламәтлеге ягыннан да, рухи яктан да файдалы итеп уздыру турында хыяллана. Биектау районында балалар өчен җәйге ял лагерьлары байтак. «Чыршы» ял һәм сәламәтләндерү лагере балалар яратып ял итә торган җәйге учреждениеләрнең берсе булып тора. Биредә балаларның ялын файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештыру өчен шартлар елдан-ел яхшыра бара. Быел лагерь үзенең дусларын нинди яңалыклар белән каршы алыр? Бу турыда без «Чыршы» ял һәм сәламәтләндерү лагере директоры Лилия Абдуллаҗанова белән сөйләштек.
-
“Әтиләр һәм балалар” турниры
“Казан арты” паркында Балаларны яклау көне хөрмәтенә бәйрәм чаралары уздырылды. Үзебезнең редакция, спорт мәктәбе һәм үзәк мәдәният йортының бердәм булып бергә эшләве нәтиҗәсендә чын бәйрәм оештыру мөмкин булды. Теләге булган һәркем ГТО нормасын тапшыра алды, кемнәрдер тәмтомнар алып сыйланды, кемнәрдер яшь җырчылар чыгышларын тыңлады.