Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Спорт хезмәттә ярдәм итә!
Казанның «Динамо» чаңгы базасында чаңгы һәм кышкы икетөр ярышлар буенча Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы чемпионаты узды. Ярышлар республика эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте полк штабы башлыгы, милиция подполковнигы Илдар Хәбибуллин һәм юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, милиция лейтенанты Андрей Ремиженко истәлегенә багышлап оештырылды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар чаңгы эстафетасында һәм төз...
Казанның «Динамо» чаңгы базасында чаңгы һәм кышкы икетөр ярышлар буенча Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы чемпионаты узды. Ярышлар республика эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте полк штабы башлыгы, милиция подполковнигы Илдар Хәбибуллин һәм юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, милиция лейтенанты Андрей Ремиженко истәлегенә багышлап оештырылды.
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар чаңгы эстафетасында һәм төз ату буенча ярыштылар. Әлеге ярышларда Биектау районы эчке эшләр бүлеге командасы мәртәбәле икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев