Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Районда үзәк су системасыннан исәпкә керми кулланучыларны ачыклыйлар
"Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ хезмәткәрләре 11 ноябрь көнгә Биектау авылы, 1 нче Степная урамында яшәүче үзәк су белән тәэмин итү системасына тоташкан исәпкә кермәгән абонентларны ачыклау һәм аларны аннан өзү буенча рейд үткәрү планлаштырылган иде. 9 абонентка бер атна алдан 11 ноябрьгә кадәр килеп, "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ белән салкын...
"Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ хезмәткәрләре 11 ноябрь көнгә Биектау авылы, 1 нче Степная урамында яшәүче үзәк су белән тәэмин итү системасына тоташкан исәпкә кермәгән абонентларны ачыклау һәм аларны аннан өзү буенча рейд үткәрү планлаштырылган иде.
9 абонентка бер атна алдан 11 ноябрьгә кадәр килеп, "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ белән салкын су белән тәэмин итү өчен килешү төзәргә кирәклеге турында кисәтү җибәрелде. Алар килешүх төзергә килмәгән очракта, ресурс белән тәэмин итүче оешма аларның үзәк системага ялганган торбаларын кисәчәк иде.
Бүгенгесе көндә барлык 9 абонент та ресурс белән тәэмин итүче оешма белән килешү төзеделәр.
Киләчәктә әлеге абонентларга РФ законнары нигезендә, штраф санкцияләре күреләчәк.
Әлеге абонентлар аркасында ай саен 5000 сум тирәсе акча алынмый кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев