НХЛ уенчысы Андрей Свечников Биектауның яшь хоккейчылары өчен осталык дәресе уздырды
Биектауның хоккей мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Милли хоккей лигасы уенчысы Андрей Свечников җитәкчелегендә күнегүләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Хоккей йолдызы 20 яшендә дөньяның иң яхшы лигасы тарихында ике тапкыр үзен танытты. “Каролина Харрикейнз” клубы һөҗүмчесе балалар белән чын күңелдән кызыксынып күнегүләр уздырды, осталык серләре белән уртаклашты һәм лакросс стилендә үзенә генә хас булган голны күрсәтте.
Я ш ь хо к ке й ч ы л а р н ы ң күнегүләренең әле моңа кадәр беркайчан да мондый ыгызыгы тудырганы юк иде. Һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки балалар белән бергә бозга “Каролина Харрикейнз” һөҗүмнәре лидеры Андрей Свечников шәхсән үзе чыгарга җыенды. Тик әле ул бозга тиз генә барып җитә алмады. Боз сарае хезмәткәрләре, хоккей мәктәбенә йөрүче укучыларның әти-әниләре һәм осталык дәресенә эләгү бәхетенә ирешкән башкалар истәлеккә спорт йолдызы белән фотога төшеп калырга ашыктылар. Әле данлыклы хоккейчыга күнегүләр башланганчы теләге булганнарга автографлар калдырырга да кирәк иде.
- Уйлый калсаң, бу Биектау хоккее өчен әһәмиятле вакыйга. Милли хоккей лигасы йолдызларының безгә килеп, яшь хоккейчыларны яхшырак, көчлерәк булырга рухландырып торулары бик күңелле күренеш. Хоккей уйнау, гомумән, шәп нәрсә ул, - “Биектау” спорт мәктәбе хоккейчыларының әтиәниләре Андрей Свечниковның Биектауга килүе турында менә шундый фикердә.
Хоккейчының, эше бик тыгыз булуга карамастан, барлык күнегүләрдә катнашып, очрашуны нәтиҗәле уздыруы үзе генә дә ни тора! Данлыклы хоккейчының һәр хәрәкәтен күзәтеп торуы да рәхәт булды. Кәшәкәне искиткеч җиңел, күз иярмәслек тизлектә йөртүен карап, очрашуга җыелучылар “аһ” иттеләр. Ничек инде шундый дәрәҗәле кеше безнең районның Боз сараена килде икән, дигән сорау тумый калмады. Ә җавап бер дә катлаулы булып чыкмады. “Биектау” мәктәбенең яшь хоккейчыларының берсенең бабасы улын элек “Ак Барс” мәктәбенә йөрткән, ул анда Андрейның абыйсы Евгений Свечников белән бергә уйнаган булган.
- Альберт абый - безнең гаилә дустыбыз, ә аның улы Камил Минһаҗев минем абыем Евгений белән бер командада уйнады. “Биектау” спорт мәктәбенә килү турында без аның белән ике елдан бирле сүз алып бардык. Һәм мин анда барып, балалар белән күнегүләр уздырырмын, алар белән осталык дәресе үткәрермен, нәрсәләргә булса да өйрәтермен, киңәшләр бирермен, дип әйттем, әлбәттә. Бирегә килү һәм шундый чаралар оештыру һәрвакытта күңелле, - диде “Каролина Харрикейнз” НХЛ командасы һөҗүмчесе Андрей Свечников.
Осталык дәресе югары дәрәҗәдә узды. Андрей НХЛ тарихында үзен ике тапкыр танытты. Беренче тапкыр да игътибарны үзенә магнит кебек тартып китерде, спортның әлеге төренә мөкиббән киткән кешеләр аны бик озак исләрендә тотарлар. Свечников НХЛ тарихында лакросс стилендә алка керткән беренче уенчы булды. Тиңдәше булмаган шушы мизгелләргә сокланасы килгән һәр кеше Ютубка кереп, аны рәхәтләнеп карый ала.
Данлыклы хоккейчыга лакросс стилендә алка кертү идеясе ничек барлыкка килде дигән сорауны бирми кала алмадым.
- Миңа ул вакытта 12 яшьләр иде. Ул чакта без абый белән бергә шөгыльләнә идек, шундый шөгыльләрнең берсендә ул көндәшләр капкасына алканы лакросс стилендә очырды. Мин абый янына килдем дә, мине дә шундый алымга өйрәтүен сорадым. Шул чактан бирле күнегүләр вакытында әлеге трюкны ясарга өйрәндем. Нәтиҗәгә бик озак шөгыльләнгәннән соң гына ирешергә була. Иң мөһиме - тырышлык һәм кабат-кабат күнегүләр уздыру, - дип сөйләде “Каролина Харрикейнз” НХЛ командасы һөҗүмчесе Андрей Свечников.
Абыйлы-энеле Свечниковларны тырыш булырга әтиләре Игорь өйрәткән.
Биектауга улы белән әтиләре дә килгән иде һәм без аның чемпионнар тәрбияләү серләре белән уртаклашуын үтендек. -
Түземлелек, түземлелек һәм тагын бер тапкыр түземлелек. Ә иң мөһиме - балада эшләү теләге булу. Уңыш та нәкъ менә шуңа бәйле, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Игорь Свечников.
Андрей Свечников уздырган осталык дәресенә эләккән б а л а л а р н ы ң ш а т л ы к л ы йөзләренә карагач, аларның тагын да ныграк, тагын да тырышыбрак шөгыльләнәчәкләре көн кебек ачык иде. Яшь хоккейчыларның тарихка кереп калган голны шунда ук кабатлап карыйсылары килде, әмма аны танылган хоккейчы кебек җиңел генә ясап булмый икән. Мондый очрашудан соң Андрейның таланты алдында баш иючеләр Биектау районында тагын да артыр дип ышанып әйтергә була.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев