10 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Сентябрь - мәгариф учреждениеләрендә иминлек дәресләре ае
Биектау районы мәктәпләрендә балаларны эвакуацияләү буенча күнегүләр уза. 10 сентябрьгә кадәр районның 31 мәктәбендә дә шундый ук иминлек дәресләре уздырылачак. Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләренең 60%ы эвакуацияләү күнегүләрен барлык таләпләренә туры китереп уздырды. Чернышевка мәктәбендә, мәсәлән, балалар имин зонага нибары 1 минут эчендә чыгып бетте.
-
Мәктәптә янгын эвакуациясе буенча өйрәнүләр узды
Яңа уку елына аяк бастык. Куркынычсызлык иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булганлыктан, ул даими игътибар таләп итә. Биектау районының янгын-коткару гарнизоны белем бирү учреждениеләре коллективлары һәм укучылар гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзләрен ничек тотарга кирәклеген алдан ук белеп торсыннар өчен балалар күп булган урыннарда янгын-тактик өйрәнүләр уздыра.
-
Балаларга - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында
Юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен беренче чиратта үзеңне юлда дөрес тотарга кирәк. Шушы максаттан чыгып, Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучыларга өс киемнәрендә һәм сумкаларда яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында искә төшерделәр.
-
Биектау районының яшь янгын сүндерүчеләре - Татарстанда иң яхшылар арасында
Янгыннарга каршы өлкәннәр генә түгел, балалар да көрәшә. Аларның эше, әлбәттә, алгы сызыкта түгел, ә профилактик юнәлештә бара. Шул ук вакытта аларның да эш нәтиҗәләре буенча үз күрсәткечләре бар. Мәсәлән, безнең республикада яшь янгын сүндерүчеләрнең иң яхшы дружинасын сайладылар. Беренче урында - Яр Чаллы. Аларның эзенә басып биектаулылар бара. Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Огонек” командасына лаеклы бүләкләрен тапшырдылар.
-
НХЛ уенчысы Андрей Свечников Биектауның яшь хоккейчылары өчен осталык дәресе уздырды
Биектауның хоккей мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Милли хоккей лигасы уенчысы Андрей Свечников җитәкчелегендә күнегүләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Хоккей йолдызы 20 яшендә дөньяның иң яхшы лигасы тарихында ике тапкыр үзен танытты. “Каролина Харрикейнз” клубы һөҗүмчесе балалар белән чын күңелдән кызыксынып күнегүләр уздырды, осталык серләре белән уртаклашты һәм лакросс стилендә үзенә генә хас булган голны күрсәтте.